Чарасызлыктан чара

Яки суррогат аналар баласызлык мәсьәләсен хәл итүнең бер юлымы?

Чарасызлыктан чараЧарасызлыктан чара
Чарасызлыктан чара

Яки суррогат аналар баласызлык мәсьәләсен хәл итүнең бер юлымы?

 

Без шундый заманда яшибез: ни кирәк булса да, аны табып, ясатып, сатып алып була. Сәламәтлекне менә сатып алып булмый. Явызы ябышса, патшалар да котыла алмый аннан. Әмма җәмгыятьтә тагын бер зур проблема арта. Ул – баласызлык! Ул гаилә парларын ата һәм ана булу шатлыгыннан мәхрүм итә, ахырда еш кына гаиләнең таркалуына һәм төрле кире нәтиҗәләргә китерә. Шуңа күрә, гомер буена баласызлыктан котылу чараларын эзләгәннәр. Фәнни-техник алгарыш бала тапмау проблемасын хәл итүнең яңа юлларын эзләүдә. Суррогат аналык – шуның берсе. Бубашка ата-аналардан генетик материал алу һәм аны табигый биологик инкубаторга –суррогат ана организмына бала тудыру өчен «күчереп утырту», бала туганнан соң аның ата-анасы буласы кешеләр өчен йөклелек чорын үтү һәм тудыру дигәнне аңлата. Аны кулланганда өч кеше катнаша: генетик ата, генетик ана һәм суррогат ана – бала табу яшендәге, акчага (башка түләү) риза булган, бу баланың анасы роленә дәгъва итмәгән хатын. Кайбер очракларда суррогат ана бер үк вакытта генетик ана да булырга мөмкин. Әйткәндәй, кайбер илләрдә (Франция, Германия, Австрия, Норвегия, Швеция, АКШ, аның Аризона, Мичиган, Нью-Джерси штатларында) суррогат аналык тыела һәм кешеләр белән сәүдә итү формасы булып санала! Русиядә суррогат ана булу Гаилә кодексы, федераль законнар һәм берничә законга бәйле актлар белән регламентлаштырыла. Бала тудыруның әлеге ысулы өчен чыгыш ясаучы галимнәр дә, гади кешеләр дә күп, чөнки ул бала тудыруның иң нәтиҗәле ысулларының берсе дип баралар. Әмма аның хәвефле яклары да бик күп. Бу хакта миңа шушы “тирене киеп караган”, ягъни суррогат ана ролен (бер генә тапкыр да түгел) үтәгән татар кызы Сиринә сөйләде.

Ахыры "Өмет" гәзитенең 22нче санында (30 май, 2025) 

Фото: ВКонтакте

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас