

Һәйкәлне реставрацияләү эшләре башлана.
Бүген Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең төп символы –Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү буенча масштаблы эшләр башлануы турында хәбәр итте.
- Кызганычка каршы, вәзгыять шундый, һәм без бу хакта күп тапкырлар әйттек: һәйкәлнең яше, аның технологик үзенчәлекләре һәм һава торышы аның реставрация таләп итүенә китерде. Инде ике ел дәвамында без аның торышына бәйле вәзгыятьне тикшерәбез һәм анализлыйбыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
- Бу вакыт эчендә тиешле тикшеренүләр уздырдык, күп кенә эксперт учреждениеләрен җәлеп иттек һәм һәйкәлне ремонтлау буенча чаралар планын төзедек.
Шулай ук Русия сәнгать академиясеннән скульптураны торгызу буенча эшләрне экспертлар белән тәэмин итүне сорадык. Шунысы мөһим-хәзерге вакытта без графикны билгеләдек. Бездә РФ дәүләт экспертизасы бәяләмәсен алган проект документациясе һәм финанслау чыганаклары бар. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов хәбәр иткәнчә, проект өч этапта гамәлгә ашырыла.
30 июньнән мәдәни мирас объектына керү ябылачак-мәйданчыкта коймалар һәм төзелеш корылмалары урнаштырыла башлаячак.
Икенче этапта – 2025 елның октябреннән 2027 елның апреленә кадәр-скульптураны сүткәннән соң Уфада махсус җиһазландырылган цехта реставрацияләячәкләр.
Янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм фонтанны реконструкцияләү финал стадиясе булачак.
Эшләрне 2027 елның сентябрендә – һәйкәл ачылуга 60 ел тулуга тәмамларга планлаштыралар.
Радий Хәбиров ремонтның сыйфатына аерым игътибар бирергә кушты.
– Бу тарихи момент. 60 елга беренче тапкыр Уфага кергәндә Салават Юлаев һәйкәлен күрмәячәкбез, чөнки ул сүтеләчәк. Ул яңартылган, ышанычлы һәм киләчәк буыннар өчен саклансын өчен эшләнә, – диде төбәк җитәкчесе.
– Өстәвенә, монументка терәлеп торган бөтен территориянең-«Торатау» Конгресс-холлы тукталышыннан алып һәйкәлгә кадәр-ябык булачак, чөнки анда төзекләндерү буенча масштаблы чаралар узачак.
Эшләр башланганнан алып ахырына кадәр бөтен процессны Русия Сәнгать академиясе һәм төбәк иҗтимагый комиссиясе экспертлары игътибарда тотачак. Яңадан билгеләп үтәсем килә, кичекмәстән реставрациягә керешергә кирәк.
Ә сезнең Салават Юлаев һәйкәле янында төшкән фотосурәтләрегез бармы?
Фото: belrab.ru