Бүген язучы Борис Васильевның туган көне

Димәк, атаклы совет язучысын хөрмәт белән искә төшерергә вакыт.

Бүген язучы Борис Васильевның туган көнеБүген язучы Борис Васильевның туган көне
Бүген язучы Борис Васильевның туган көне

Димәк, атаклы совет язучысын хөрмәт белән искә төшерергә вакыт.

 

 

1924 елның 21 маенда Смоленскида «А зори здесь тихие», «В списках не значился», «Не стреляйте белых лебедей» повестьлары авторы, язучы Борис Васильев туган. Нәкъ менә хәзер Россия кинотеатрларында 2025 ел кинокартинасының премьерасы бара – «Исемлекләрдә күрсәтелмәде». Димәк, атаклы совет язучысын хөрмәт белән искә төшерергә вакыт.

Сугыш турындагы китаплар арасында Борис Васильев әсәрләре аерым урын алып тора. Моның сәбәбе берничә: беренчедән, ул гади, төгәл һәм кыска итеп, берничә җөмлә белән диярлек, сугышның һәм сугыштагы кешенең күләмле картинасын ясый белә. Мөгаен, әле беркем дә сугыш турында Васильев кебек кырыс, үткен һәм ачы итеп язмагандыр. Икенчедән, Васильев үзенең язганнарын ишетеп кенә белми: аның яшьлеге Бөек Ватан сугышы чорына туры килә, ул аны ахырына кадәр уза, могҗиза белән исән кала.

Борис Васильев фронтка мәктәп эскәмясеннән диярлек китә – 1941 елда 9 сыйныфны тәмамлый. Үзе теләп китә. Смоленск янында камауга эләгә, мөстәкыйль рәвештә камаудан чыга һәм  пулеметчылар мәктәбендә укый, һава-десант полкында хезмәт итә. Каты контузиядән соң, Васильев мина белән растяжкага эләгә, бронетанк гаскәрләре академиясенә укырга җибәрелә. 1954 елда гына запаска чыга. Әдәбиятта шул ук елда дебют ясый – пьесалар, сценарийлар яза. Язучы Ленин комсомолы премиясе, СССР Дәүләт премиясе һәм РФ Президенты премиясе лауреаты.

Әлеге вакытта кинотетарларда искиткеч сюжетлы фильм бара. Аның нигезенә 1941 елның 22 июнендә беренче булып фашистлар һөҗүмен үз өстенә алган Брест кирмәнен саклау турындагы уйлап чыгарылмаган тарих ята. «Исемлекләрдә булмаган» романын булдыру идеясе язучыда Брест вокзалында барлыкка килгән. Анда ул «Солдат Николай» табличкасына чәчәкләр салган хатын белән таныша. Нәкъ менә шушы хатын-кыздан Борис Васильев крепостьне саклаучының тарихын беренче тапкыр ишетә, аның фамилиясе шулай да билгесез булып калган. Язучы герой турында ниндидер мәгълүмат булса да белергә тырышып караган, әмма аны исемлекләрнең берсендә дә тапмаган. Шулай итеп, аның лейтенант Николай Плужников турындагы тарихы туа. Әсәр өстендә эшләгәндә Борис Васильев тасвирланган һәр фактны тикшерә. Ул Брест крепостендә булып, анда оборонаның бер пунктыннан икенчесенә кадәр араны йөгереп, атлап һәм шуышып үтүгә сарыф ителергә мөмкин булган барлык ераклыкларны һәм вакытны үлчәп, бөтен нечкәлекләрне үзендә кичереп иҗат итә.

Роман беренче тапкыр 1974 елда «Юность» журналында басылып чыга.

 Фото: book24.ruculture.ru

Бүген язучы Борис Васильевның туган көне
Бүген язучы Борис Васильевның туган көне
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас