Газировкалы банкаларда бактерияле таякчыклар табылган

Роспотребнадзор кисәтә!

Газировкалы банкаларда бактерияле таякчыклар табылганГазировкалы банкаларда бактерияле таякчыклар табылган
Газировкалы банкаларда бактерияле таякчыклар табылган

Роспотребнадзор кисәтә!

 

"Красноярск крае гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ тикшеренүләре күрсәткәнчә, газировка салынган алюминий банкалар өслегендә куркыныч микроорганизмнар, шул исәптән инфекцион таякчыклар булырга мөмкин.

Савытның  герметик булып күренүенә карамастан, алюминий банкаларның капкачлары бактерияләр белән зарарлану чыганагы булырга мөмкин.

Бу мәгълүматлар сәламәтлек өчен потенциаль куркыныч булуын күрсәтә, бигрәк тә кулланучы эчемлекне капкачны ачкач та капса... Мондый очракларда авыру тудыручы бактерияләр организмга эләгеп, йогышлы реакцияләр китереп чыгаруы ихтимал. Экспертлар элементар гигиенаны сакларга, сәламәтлеккә игътибарлы булырга киңәш итә: банкадан эчемлек эчкәнче аның өслеген сөртергә яки юарга кирәк.

Фото: rzn.info

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас