“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”

Мәңгелек йорттагы тәртип Яңа Балакта гел игътибарда.

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”

Мәңгелек йорттагы тәртип Яңа Балакта гел игътибарда.

 

2025 елда Башкортстан Республикасында “Искә алу һәм хөрмәт итү көне” 03 майга билгеләнгән. Тиешле Указга Башкортстан Республикасы Башлыгы Р. Ф. Хәбиров кул куйды.

Хәтер көнен төбәктә биш ел элек – 2020 елның мартында керттеләр. Бу көнне Башкортстан Республикасының барлык халкы, диненә карамастан, үлгәннәрнең каберләрен һәм һәйкәлләрен җыештырырга һәм төзекләндерергә чакырыла.

Чакмагыш районы халкы бу яклап һәрвакыт оешканлык, активлык күрсәтә. Бәләкәй ген Яңа Балак авылында бу изге гамәл һәрвакыт иң мөһим эшләрнең берсе булып тора. Быел апрель ахырында ук зиратта беренче өмә оештырылды. Бүген чираттагысы булды. Иртәгә тагын очрашырга, зиратны тәртипкә китерергә килеште авылдашлар.

 Урманлы як булган Яңа Балакта зиратта агач-куаклар да бик куе булып үсә. Шуңа карамастан, быел да мәңгелек йортны артык яшеллектән арындырып, арытаба тәртиптә тоту чарасын күрергә булды балаклылар. Кемгә ничә яшь булуга карамастан, сәламәтлеге рөхсәт иткән хатын-кызлар, ир-егетләр үз техникалары, кораллары белән барып, җиң сызганып эшли.

 Яңа Балак бәләкәй авыл. Әмма ул үстереп чыгарган күп санлы уллары-кызлары читтә яшәсә дә, бакыйлыкка күчкәндә нәкъ шушында – изге туган җир туфрагында җирләүләрен васыять итеп әйтә. Көтелмәгән хәлләр дә туа.

 Күптән түгел генә, Яңа Балакның ике егетен – СВОда һәлак булган газиз авылдашларны  – Гыймазов Айдар (38 яшь) белән 19 яшьлек кенә Артур Камалетдиновны кайтарып, мәңгелек йортка тапшырдылар. Якыннарына Ходай зур сабырлык бирсен. Ирек, Фәнил, Илгиз, Рөстәм Хәлимовлар; Әфган ветераны Камил Гәрәев;  Ирек Сәфиуллин; Фидан, Гөлшат, Таһир Латыйповлар;  Марат Муфаззалов; Шәүкәт Муракаев; Рифкатъ Фарухшин; Ренат Хөсәенов; Линар, Айрат Хәбибуллиннар; Ренат Гаффаров; Сергей Усманов; Ильнар Ишбулдин; Айдар Имаев; Рәсимә Гәрәева; Фәрзәнә Галләмова кебек авылдашлар бергә җыелып, бүген тагын зиратта өмә оештырды, үзләренең якыннары, мәрхүм авылдашлары каберләре янында рухларына дога кылды. Бу изге эшкә башлап тотынучы, кушылучы, үлгәннәрнең каберен белеп торучы кешеләргә мең саваплар язсын Ходаебыз. Авылларны саклаучы уңган, тырыш, фидакарь затларга ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч, күркәм тормышлар телик.

 Туган авыл зиратлары шулай балаларын үзләренә җыя тора. Мәңгелек йорт, мәңгелек тынычлык табар, Ходай хозурына илтер изге урын ул. Һәркайсыбыз мәрхүмнәрне зурлап, үзебезнең ахыргы көнне дә уйлап, зиратларга барып, кулдан килгәнчә ярдәм итик.

 

 

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас