

Беренче механик протезлар, беренче лифт һәм “үз илендә солтан юк”...
Бүген танылган рус уйлап табучысы – барын да үзаллы өйрәнеп ачышлар ясаган Иван Петрович Кулибинның тууына 290 ел!
Замандашлары аны "Түбән Новгород Архимеды" дип атаганнар, ә механикның фамилиясе халык теленә кереп киткән. Без аның барлык ачышлары һәм тәрҗемәи хәле турында җитәрлек дәрәҗәдә яхшы беләбезме?
Бүген бөек новаторны һәр яклап та, аның гадәти булмаган ачышларын искә төшерәбез.
Яшьлеге
Иван Кулибин 1735 елның 21 апрелендә Түбән Новгородта туа. Он белән сәүдә итүче әтисе улы гаилә эшен дәвам итәр дип хыяллана һәм аны грамотага һәм хисапка өйрәтсен өчен җирле дьякка укырга бирә. Ләкин яшь Иван балачактан ук механика белән кызыксына, сәүдә эше аны бөтенләй кызыксындырмый.
Кулибин яшь чагында ук слесарь һәм токарь һөнәренә өйрәнә. Баштарак ул агач флюгерлар, кошларны куркыту өчен чатырдаткычлар һәм хәтта су тегермәннәре дә ясый. Бервакыт Кулибиннар утарыннан ерак түгел буа кибеп, андагы балыклар үлә башлый. Яшь механик, якындагы чишмәдән кечкенә канау ерып, шлюзлы плотина ясый. Кулибинның бу акыллы эше нәтиҗәсендә буадагы су күләме тулылана һәм аңа бөтен тереклек кире кайта.
Ләкин яшь Кулибин чын-чынлап сәгать механизмнары белән мавыга. 17 яшендә ул, күрше йортта стена сәгатен күреп, аларны сүтәргә һәм өйрәнергә рөхсәт сорый. Ул аларның агач күчермәсен ясарга тырышып карый, ләкин махсус күнекмәләрдән һәм кораллар җыелмасыннан башка эш вариантын эшләү мөмкин түгеллеген бик тиз аңлый.
Кулибинның беренче уңышы
Кулибин үзенең беренче сәгатен бик тиз җыя. Әтисе Иванны эш белән Мәскәүгә җибәрә, анда яшь механик җирле мастер Лобков белән таныша, ул аңа берничә дәрес бирә. Уйлап табучы өенә яңа белем, станоклар һәм эш кораллары белән кайта һәм тиздән күрше сәгатьләренең төгәл күчермәсен җыеп куя.
Егетне бу уңышлары илһамландыра һәм ул шушы эш белән җитди шөгыльләнә башлый. Ул тиз арада үз шәһәрендә сәгать остасы исемен яулый: элек Мәскәүгә озатып, сәгатьләрен төзәттергән нижгарлылар Иван Петровичка ярдәм сорап килә башлыйлар.
1758 елда әтисе үлгәч, ул үзенең остаханәсен ача һәм мөстәкыйль рәвештә физика, математика, сызым һәм башка кирәкле фәннәрне үзләштерә башлый. 1760нчы еллар башында Кулибинга ремонтка Түбән Новгород губернаторы Яков Аршеневский йортыннан сәгать алып киләләр, шуннан соң аның клиентлары шулкадәр артып китә, хәтта ки остага үзенә укучы ялларга туры килә.
Екатерина II тарафыннан танылу
1764 елда, патшабикә Екатерина II нең Түбән Новгородка визит белән барырга җыенганын белгәч, ул аны гаҗәпләндерү өчен гаҗәеп бер җайланма ясарга карар кыла. 1767 елда ул каз йомыркасы формасында кесә сәгате ясый, анда төрле көйләрне кабатлый торган музыкаль шкатулка механизмы һәм хәрәкәтчән фигуралы миниатюр театр да урнаштырылган була. Ул аларны Екатеринага күрсәтә, патшабикә, билгеле, бик гаҗәпләнә.
Патшабикә останы Санкт-Петербургка чакыра. 1769 елның апрелендә Кулибин Император фәннәр академиясенең механика остаханәсе мөдире итеп билгеләнә. Бу постта талантлы механик чорның алдынгы фәнни белемнәренә ирешү һәм Европаның әйдәп баручы галимнәре белән аралашу мөмкинлеге ала. Аның җитәкчелегендә остаханә чын техник инновацияләр үзәгенә әверелә, анда нәфис сәгатьләр генә түгел, төгәл навигация приборлары, камилләштерелгән микроскоплар, гидравлик насослар һәм прецизион үлчәүләр дә ясала.
Иван Кулибинның арытаба ачышлары исемлеге
Оптик телеграф
Кулибинның беренче иң зур (барлык мәгънәдә) ачышы-табышы оптик телеграф була. 1769-1770 елларда ул, көзгеләр, пәрдәләр һәм фонарьлар комбинациясеннән файдаланып, яктылык бәйләнешенең иң заманча системасын эшли. Аның телеграфы, кояш яктысын кире кайтару ярдәмендә, кодлы хәбәрләрне - көндез, май фонарьларын кулланып, төнлә тапшыра ала. Уйлап табучы махсус код таблицасы булдыра, анда һәр хәрефкә яктылык сигналларының билгеле бер комбинациясе туры килә. Сынаулар уңышлы узса да, проект дәүләт ярдәменә ирешми. Кулибин системасы нәтиҗәлелеге буенча европа аналогларыннан өстен булса да, онытыла(!). Ә 1830 нчы елларда Русиядә Шаппның андый камиллеккә ирешмәгән француз телеграфын керткәннәр.
Нева аша бер аркалы күпер
Шул ук елларда Кулибин Нева аша бер аркалы күпер — үзенең иң амбициоз проектын проектлый башлый. Бу эшендә, ирексездән, ул Леонардо ла Винчи иҗатына игътибар итә.
300 м озынлыктагы күперне арадаш терәкләрсез булдыру тормышка ашмастай хыял кебек була. Әлеге проект элек булган барлык аналогларның сыйфатыннан шактый артып китә. Кулибин җентекле исәпләүләр үткәрә һәм кисешә торган агач балкалардан уникаль конструкция эшләп, җиңел, ләкин үтә нык арка формасын барлыкка китерә. Йөкләнешне бүлүнең мондый системасы күпергә үз авырлыгын гына түгел, ә шактый зур транспорт агымнарын да күтәрергә мөмкинлек бирергә тиеш була. Үз идеясенең яшәү сәләтен исбатлау өчен, механик булачак күпернең 1:10 масштабындагы моделен күрсәтә, аны 62 тоннадан артык йөкләнеш астында сынап карый. Конструкция исәпләнгәннән 12 тапкыр артык авырлыкка чыдый. Экспериментның уңышына карамастан, түрәләр проектны тулы масштабта тормышка ашыру өчен артык куркыныч һәм кыйммәт дип табалар. Заманча исәпләүләр Кулибин күпере чыннан да эшли алыр иде дип раслыйлар — аның принциплары соңрак, XIX гасырда эре металл күперләр төзегәндә кулланыла.
Фонарь-прожектор
1779 елда Кулибин революцион адым ясый - фонарь-прожектор уйлап таба, аның сере гади: шәм яктысында күп тапкырлар көчәйткән җентекләп исәпләнгән көзгеләр һәм линзалар системасына корылган була. Парабола формасындагы металл көзге таркау яктылык җыя, ә өстәмә рефлекторлар көчле нур хасил итә. Императрицага сәер механизм мөмкинлекләрен күрсәтергә теләп, Кулибин сарайда берничә фонарь ярдәмендә фейерверк сыман иллюминация оештырган. Ачышның тиз кулланылышка кертелүе гаҗәп түгел: бу прожекторларны Балтыйк маякларына урнаштырганнар, анда алар корабларга 500 м га кадәр юлны яктырталар. диңгезчеләрнең әйтүләренә караганда, Кулибин уйлап табуы, ышанычлы булып калып һәм бары тик шәмнән генә эшләп, гадәти май лампаларына караганда 10-12 тапкыр күбрәк яктылык биргән.
Үзйөрешле арба
1791 елда Кулибин үз заманы өчен гаҗәеп "үзйөрешле арба" булдыра, ул чор өчен гадәти булган ат җигүе белән түгел, ә педальләрне кеше әйләндергәннән йөри.
Аның төп үзенчәлеге педальләрдән энергия туплап җиңел йөрешне тәэмин итә торган маховик булган. Арба тизлеген 16 км/сәг кә кадәр үстерә һәм хәтта (коробка передач) тапшыру тартмасы, тормоз һәм руль идарәсе дә була. Замандашлары ачышны кызык уенчык буларак кабул итсәләр дә, Кулибинның күп кенә техник карарлары соңрак беренче автомобильләрдә кулланылган.
Аяклар өчен механик протезлар
Кулибин медицина эшләнмәләренә аерым игътибар бирә — ул төзегән хәрәкәтчән буыннар һәм амортизация элементлары булган аякларның механик протезлары инвалидларга басып торырга гына түгел, ә чагыштырмача ирекле хәрәкәт итәргә дә мөмкинлек бирә. Ул протезның җиңеллеге һәм ныклыгы турындагы мәсьәләне беренче булып күтәрә, аяк киемендә уңайлы булуын, яхшы пригонка һәм тавышсыз йөрүен күрсәтә. Хәрби хирурглар исә уйлап табылган протезны ул вакытта булган барлык протезларның иң камиле һәм безнең көннәрдә кулланырга яраклы дип таный.
Екатерина өчен лифт
Екатерина II Йорты каршында үткәргән соңгы елларда оста винтлы механизм принцибы буенча эшләүче уникаль лифт-кресло төзегән: патшабикә Кышкы сарай катлары арасында артык көч куймыйча гына йөрергә теләгән. Бу җайланма хезмәтчеләр хәрәкәткә китергән хәйләкәр шестерналар һәм каршы үлчәүләр ярдәмендә пассажирларны күчерә алган.
Кулибинның соңгы тәҗрибәләре
1801 елда тәхеткә Александр I утыра, һәм инде өлкән яшьтәге һәм атаклы уйлап табучы Иван Кулибин яңа императордан отставкага китәргә һәм туган ягына — Түбән Новгородка кайтырга рөхсәт сорый. Патша механикны кабул итә, барлык үтенечләрен канәгатьләндерә һәм хәтта аның бурычларын ябарга, шулай ук озак еллар Кулибин акылын газаплаган ачыш – Идел агымына каршы йөзәргә сәләтле судно төзергә өчен яңа кредит бирергә вәгъдә итә.
Әле 1780нчеләрдә үк аның башына суднолар төзү идеясе килә, алар суның үз көчен генә кулланып су буйлап йөри алыр иде. Аның сызымнары буенча агым суүткәргечтәге тәгәрмәчләрне әйләндерергә һәм валны суднодан алдан ук җибәрелгән якорь белән тоташтырылган бауга урарга тиеш була. Кулибин Нева буйлап бара торган инде төзелгән прототипларны тәкъдим итә, ләкин сәүдәгәрләр алар белән кызыксынмыйлар, чөнки товарларны агымга каршы һәм елгалар буйлап өскә бурлаклар тарткан гади суднолар ярдәмендә ташу арзанракка төшә.
1804 елда ул, Идел агымының тизлеген үлчәп, суүткәргечнең яңа уңышлы версиясен ясый, ләкин хәзерге судноларның прототибы беркемгә дә кирәк түгел булып чыга. Император попечительлегеннән башка калгач, ул тагын бик күп идеяләрне тормышка ашырырга тырышып караган, шул исәптән берничә күпер проектын уйлап тапкан, ләкин беркем дә аңа аларның прототиплары өчен җитәрлек акча бүлмәгән. 1813 елда Иван Петрович янгын аркасында үз йортыннан һәм бөтен мөлкәтеннән мәхрүм кала һәм даими рәвештә үзенә сыену урыны эзләргә мәҗбүр була. Ул елларда, өметсез хәлдә, мәңгелек двигатель булдыру турында хыяллана, ләкин уйланганны тормышка ашыру ысулын таба алмый. Үләр алдыннан Кулибин үзенә зур булмаган торак сатып ала алган, ләкин 1818 елда сәламәтлеге нык какшаган оста, галим ярлылыкта җан тәслим кыла.
Аның ачышлары исән чагында замандашларының аңламавы аркасында киң кулланышка кертелмәсә дә, уйлап табучының мирасы онытылмаган. Аның идеяләре даһи инженерга һәйкәл генә түгел, ә ачышларга, новаторларга ярдәм итүнең никадәр мөһим булуы турында искә төшереп тора. Халык арасында шуңа да, нидер уйлап табучыларны шаяртып һәм хөрмәт белән “Кулибин”, дип атыйлар.