

Шикәрсез сагыз - тын алу һәм стоматологик авыруларын профилактикалау өчен нәтиҗәле чара гына түгел, ә стресстан да ярдәм итә. Ләкин табиблар болай дип кисәтә: сагызны чиктән тыш күп куллану ашказан-эчәк трактының (эчәклек юлы) эшчәнлеген бозарга һәм көчле диарея китереп чыгарырга мөмкин. Үз сүзләрен раслап, алар озак вакыт ашкайнату какшавы белән газапланган ватандаш хатын-кыз тарихына сылтама ясыйлар.
Мәскәү каласында яшәүче 42 яшьлек Екатерина ярты елдан артык шешенү, күңел болгану һәм диарея кичергән. Табиблар проблеманың сәбәбен ачыклый алмаган, шуңа күрә хатын-кызга очраклы рәвештә рационнан продуктларны чыгарырга туры килгән. Шул рәвешле ул эчәклекнең бозылуы составына табигый балландыручы сорбитол (ул ук Е420) кергән сагызны кулланганнан соң башлануын ачыклаган.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Lenta.ru.