

Уфада яшәүче Тамара Кузьминага 108 яшь тулган.
Бу хакта Совет районы башлыгы Айдар Базгутдинов хәбәр итә. Ул үзенең социаль челтәрләрендә Тамара Борис кызын күркәм бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләгән.
“Сез батырлык, ныклык, рух көче һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булып торасыз. Сезнең буын – җиңүчеләр буыны. Сезнең буын безне үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе һәм тормыш сөючәнлеге белән рухландыра. Сезнең тормыштагы казанышларыгыз һәм зирәклегегез безгә юнәлеш бирә. Һәр яңа көн сезгә шатлык һәм җылылык китерсен, ә якыннарыгыз һәрвакыт хәстәрлек һәм игътибарга күмсен”, – ди район башлыгы.
Әйткәндәй, Тамара Кузьмина – Совет районының иң өлкән кешесе.
Без дә аңа сәламәтлек һәм хәерле гомер телибез.