

Бу хәлдән соң тикшерүчеләр “Хезмәтне саклау таләпләрен бозу” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның ноябрендә “Гермес” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тракторы машинистына чүп контейнерларын ташу эшләрен башкарганда сәламәтлегенә авыр зыян килгән — аңа бакларның берсе төшкән.
Тикшерү версиясе буенча, бу зыян күрүче белән хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрелмәү һәм трактористның куркынычсызлык таләпләрен белүен тикшермәү аркасында килеп чыккан.
Хәзер җинаять эше буенча булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга һәм дәлилләр базасын җыюга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.