Узган елда кибермошенниклар Русия халкыннан 200 миллиард сумнан артык (!) акча урлаган. Мондый сумманы күз алдына да китерүе кыен хәтта. Әмма бу – чынбарлык. Әлеге акчаларның шактый өлеше – кредит акчалары. Чөнки, белүебезчә, гаять тә оста психолог булган мошенниклар тәүдә кешенең үзендә булган барлык акчаны күчертә, ә аннары кредит рәсмиләштертә.
Соңгы вакытта санлы технологияләр һәм аларны явыз нияттә файдалану алымнары шулкадәр тиз үсә ки, мошенникларның гамәлләренә киртә куярлык законнарны эшләп өлгерә алмыйлар хәтта. Мондый фикер 16 апрельдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында яңа федераль законнарга багышланган матбугат конференциясендә дә әйтелде. Журналистларның сорауларына РФ Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина җавап бирде.
Депутат кредитлар бирүгә шәхсән тыю кую, ил халкын өстәмә хезмәтләр тагудан яклау, ел саен пенсияләрне, пособиеләрне, ана капиталын индексацияләүгә кагылышлы законнар, шулай ук гаиләләргә ярдәм итүнең күпсанлы чаралары турында сөйләде. Шулай да сөйләшүнең төп темасы кибермошенниклыкка каршы көрәшкә һәм шәхси мәгълүматларны яклауга юнәлтелгән кануннар булды. Чөнки Ирина Панькина әйтүенчә, бүген гражданнарны кабул иткәндә иң күп мөрәҗәгатьләр нәкъ менә кибермошенниклыкка бәйле һәм, кызганычка, 2021нче елдан башлап аларның саны арта гына бара. Рәсми статистика саннары да борчуга сала: киберҗинаятьләр ел саен якынча 30 процентка арта бара. Былтыр ил буенча 700 меңнән артык шундый җинаять кылынган. Аларның 70 проценты яки 486 меңе – онлайн-мошенниклык һәм урлау очраклары. Банк исәпләреннән урлаулар мондый җинаятьләрнең биштән бер өлешен тәшкил итә. Һәм урлау суммалары да арта бара. Мәсәлән, 2024 елда илдә мондый җинаятьләрдән зыян күләме 36 процентка арткан һәм сүз башыбызда телгә алынган 200 миллиард сумга җиткән.
Мәсьәләнең тагын бер күңелсез ягы – еш кына тикшерүчеләр бу җинаятьләрнең очына чагы алмый. Гаепләнүче ачыкланмагач, эшне туктаталар. Статистика буенча, мондый эшләрнең дүрттән бер өлеше генә ачыла.
– Әлеге мәсьәләгә бәйле берничә мөһим закон кабул ителде һәм аларның кайсыберләре эшли башлады. Әйтик, март ахырында без кибермошенниклыкка каршы тору турында мөһим комплекслы законны кабул иттек, ул 30 төр чараны үз эченә ала, – диде Ирина Панькина.
Мәсәлән, хәзер дәүләт органнары, банклар һәм элемтә операторларына гражданнар һәм клиентлар белән чит ил мессенджерлары аша аралашу тыелачак. Шалтыратуларны мәҗбүри маркировкалау да озакламый үз көченә керәчәк, ягъни телефон экранында шалтыраткан оешманың исеме күренәчәк. Шулай ук чит илдән булган шалтыратулар турында да мәгълүмат күрсәтеләчәк. Моннан тыш, “рассылкалар”, спам-шалтыратулар һәм Русия номерларыннан булмаган шалтыратуларның килүеннән, шулай ук виртуаль телефон станцияләрен кулланып шалтыратулар килүдән баш тарту мөмкинлеге барлыкка килде.
Сим-карталар бирүгә үзең тыю куя алу да – мөһим чара. Хәзер ил халкы кешенең үзеннән башка элемтә хезмәтләре күрсәтү һәм сим-карталар алу турында килешүләр төзүне тыя алачак. Мондый тыюны бетерү өчен күпфункцияле үзәккә паспорт белән шәхсән килергә кирәк булачак. Моннан тыш, реклама тарату максатында массакүләм шалтыратулар ясауга тыю кертелә.
– Законның кайсыбер нормалары 2025 елның 1 июненнән үз көченә керәчәк, кайсыбер нигезләмәләр бераз соңрак эшли башлый, – дип ачыклык кертте спикер.