Уйланырга урын бар
13 апрель 2025, 08:12

Аналитик акчасыз диярлек яшәү ысулын атады

Көндәлек чыгымнарны киметү кирәкле сумманы тиз арада тупларга мөмкинлек бирәчәк.

Аналитик акчасыз диярлек яшәү ысулын атадыАналитик акчасыз диярлек яшәү ысулын атады
Аналитик акчасыз диярлек яшәү ысулын атады

Шулай ук мондый яшәеш алып бару бюджетны планлаштырырга һәм акчасыз диярлек яшәргә өйрәтәчәк. Бу хакта аналитик Эряния Бочкина «Прайм»агентлыгы белән әңгәмәдә хәбәр итте.

"Кыска гына вакыт аралыкларыннан башларга мөмкин: мәсәлән, атна яки ай. Спонтан чыгымнарны киметү өчен сатып алулар планнарын төзегез. Бер атнага, бер айга яки хәтта елга артык чыгымнардан баш тарту шопоголиклар өчен аеруча файдалы булачак», — дип бәян итте БОЧКИНА.

Аерым алганда, аналитик өйдә ешрак тукланырга, кирәкмәгән әйберләр сатып алуны туктатырга һәм чыгымлы күңел ачуларны киметергә киңәш итә. Бу финанс детоксын узарга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады эксперт.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: lenta.ru.

 

Аналитик акчасыз диярлек яшәү ысулын атады
Аналитик акчасыз диярлек яшәү ысулын атады
Автор:
Читайте нас