Уйланырга урын бар
10 апрель 2025, 08:37

Байлар баеган саен ярлылар хәерчеләнәме?

Илдә байлар белән хәерчеләр арасындагы аерма шактый нык үсә башлаган. 

nb-ugra.runb-ugra.ru
nb-ugra.ru

Дөньяда тигезсезлек һәрвакыт булган. XIX һәм XX гасырларда ул илләр арасында ныграк булса, бүген ил эчендә үзе сиздерә. Кешеләрнең финанс тигезсезлеге алга киткән барлык илләрдә дә, шул исәптән Русиядә дә үсә. Һәм бу тәү чиратта корпорацияләр табышы һәм байларның байлыгы арта баруына бәйле, диләр икътисадчылар. Планетаның иң бай 20 кешесе хәзер Җир халкының яртысы кебек үк байлыкка ия.

Безнең илдә дә соңгы вакытта байлар белән хәерчеләр арасында аерма шактый нык үсә башлаган. Экспертлар бу хәлне пандемия тәмамлану һәм икътисадның санкцияләргә җайлашуы белән аңлата. Төп ставканың артуы байларның керемнәрен депозитлар һәм милек хисабына арттырырга ярдәм итте. Шул ук вакытта аз тәэмин ителгәннәрнең керемнәре хезмәт хакы һәм социаль түләүләр хисабына гына үсте.

Социологиядә һәм икътисадта тигезсезлекне үлчәү өчен Джини коэффициенты кулланыла, аның ярдәмендә ил халкының керемнәренең тигез бүленмәвен күрергә мөмкин. Русиядә ул 2024 елда 40,8 процентка кадәр җиткән, ә 2023 елда 40,5 процент булган, дип хәбәр итә Росстат.

Тигезсезлекне билгеләү өчен тагын бер күрсәткеч – фондлар коэффициенты кулланыла. Ул илдә иң бай гражданнарның 10 проценты белән шул ук күләмдәге иң түбән керемлеләр арасындагы аерманы чагылдыра. Былтыр фондлар коэффициенты да арткан: хәзер бу ике төркемнең керемнәре 15,1 тапкырга аерыла. 2023 елда аерма 14,8 тапкыр булган.

Шул рәвешле, кешеләр арасындагы икътисади тигезсезлекнең ике күрсәткече дә “санкциягә кадәрге” 2021 ел дәрәҗәсенә туры килә. Ул вакытта Джини коэффициенты 40,9 процентка, ә фондлар коэффициенты 15,2 процентка тигез иде.

Соңгы ун елда Джини коэффициентының иң югары дәрәҗәсе 2018 елда теркәлде, ул вакытта 41,4 процентка җитте. Иң түбән күрсәткеч 2022 елда булды – 39,8 процент. Бу 2002 елдан бирле беренче тапкыр 40 проценттан түбән төшүе иде. Джини индексының бүгенге Русия тарихында иң югары күрсәткече 2007 елда күзәтелде: анда ул 42,2 процентка җитте.

Сәбәбе нидә?

РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов тигезсезлекнең үсү сәбәпләре табигый дип саный. Беренчедән, икътисадта түбән хезмәт хакына эшләүчеләр күп. Кагыйдә буларак, мондый эш урыннары рентабельлеге түбән булган тармакларга (торак-коммуналь хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы) яки бюджет секторына карый. Бу тармаклар күбесенчә дәүләт ярдәменә бәйле, ә катлаулы икътисади шартларда аларга ярдәм итү чикләнә. Бу, үз чиратында, хезмәт хакларында чагыла. Керемнәргә инфляция дә йогынты ясый. Дәүләт, кагыйдә буларак, хезмәт хакларын бәяләрнең рәсми үсеше дәрәҗәсенә күтәрә, ә уңышлы коммерция компанияләре аларны инфляция дәрәҗәсеннән югарыракка арттырырга мөмкин.

2024 елда Джини коэффициентының артуы нәкъ менә тармакларга, һөнәрләргә һәм төбәкләргә карап, хезмәт хакларының тигез булмавына бәйле булгандыр, дип исәпләнә. Чөнки Русиянең төньяк төбәкләрендә һәм Европа өлешендә хезмәт хаклары көньякта һәм Ерак Көнчыгыштагыга караганда шактый югарырак. Сафонов фикеренчә, 2025 елда уртача инфляция һәм хезмәт хакларының әллә ни артмавы тигезсезлек үсешенең тукталуына китерергә тиеш.

Тигезсезлек үсешенең икенче сәбәбе – салым системасы. Ул 2025 елга кадәр керемнәрнең ярлылардан байларга “күчүенә” ярдәм итте, ди Сафонов. Шуңа салым системасына үзгәрешләр кертү дә тигезсезлекне киметү максатыннан чыгып эшләнде. Исегезгә төшерәбез: 2025 елның 1 гыйнварыннан илдә физик шәхесләрнең керемнәренә салымның (НДФЛ) 13тән 22 процентка кадәр ставкалы прогрессив шкаласы эшли. Гадәттәге 13 процент елына 2,4 миллион сумнан артмаган керемнәр өчен саклана (бу аена 200 мең). Әлеге бусагадан арткан керемгә салым югары ставка буенча салына (ул, керем дәрәҗәсенә карап 15, 18, 20 яки 22 процент булырга мөмкин). Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук төньяк районнарда, уңайсыз климат һәм экология шартлары булган башка территорияләрдә эшләүгә бәйле өстәмә түләүләргә хокуклы гражданнарга югары салым салынмаячак. Шулай ук төрле ташламалар карала, мәсәлән, балалы гаиләләр өчен “салым кешбэгы” бар. Салым салуның прогрессив шкаласын кертү халыкның аз керемле катламнары өчен салым йөкләмәсен азайту, ә байрак гражданнар өчен аны арттыру исәбенә тигезсезлек дәрәҗәсен киметүгә ярдәм итәргә мөмкин, диләр экспертлар.

“Тигезсезлек – бүгенге дөньяның чын бәласе”

Байлар белән ярлылар арасындагы финанс тигезсезлекнең алга таба арту ихтималы югары, ләкин бу хәл итә алмаслык мәсьәлә түгел, диләр белгечләр.

Байлар белән ярлыларның финанс хәле арасындагы аерманың үсә баруына ил җитәкчесе дә риза түгел. Ул инде берничә тапкыр: “Тигезсезлек – бүгенге дөньяның чын бәласе”, – дип кисәтте. Дәүләт эчендә ул социаль киеренкелек һәм сәяси тотрыксызлык сәбәбе булып тора, диде. Шуңа Владимир Путин 2024 елның “май указында” Джини коэффициентын 2030 елга 0,37 процентка кадәр, ә 2036 елга 0,33 процентка кадәр киметү бурычын куйган иде.

Әлегә, ни кызганыч, хәлләр кирегә таба бара. 2024 елның дүртенче кварталында иң ярлы 10 процент төркемнең уртача кереме 14 479 сум тәшкил иткән, ә иң югары керемленеке – 240 519 сум. Өстәвенә, халыкның керемнәре үзгәрүе күрсәткече дә сизелерлек аерыла. Мәсәлән, Росстат мәгълүматы буенча, 2024 елның октябреннән декабренә кадәр иң ярлы төркем керемнәре реаль чагылышта нибары 6,5 процентка үскән, шул ук вакытта иң бай төркемнең керемнәре 10 процентка арткан.

Байлык белән ярлылыкның чикләре бармы?

Без еш кына илдә, төбәктә уртача хезмәт хакы күтәрелә, ул фәлән мең сумга җитте дип әйтәбез. Шул ук вакытта бик күпләр бу суммадан берничә тапкырга түбән эш хакы алуын дәвам итә.

Кемнәр исәбенә күтәрелә соң ул уртача күрсәткеч дигән урынлы сорау туа. Әлбәттә, күп хезмәт хакы алучылар һәм байлар исәбенә, дияр күпләр. Ә байлар бездә аз түгел. Илдә аларның саны чынлыкта ике тапкырга күбрәк икәнлеге ачыкланган. Эш шунда: тикшеренүчеләр керем тигезсезлеген бәяләүнең яңа методикасын тәкъдим иткән. Салым декларацияләрен анализлаудан күренүенчә, керемнәре 150000 сумнан артык булган бай русиялеләр өлеше элек саналганнан ике тапкырга югарырак икән: моңа кадәр аларның саны 0,8 процент дип исәпләнсә, бүген 1,6 процент икәнлеге расланган.

Фәкыйрьләргә килгәндә, узган ел халыкның 7,2 проценты ярлылык чигендә яшәгән. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 1,7 миллион кешегә аз булса да, 146 миллион русияленең 10,5 миллионы дигән сүз. Әлеге категориягә аена 15 мең сумга кадәр керем яки куллану кәрзине хакын алучыларны кертәләр.

Әйткәндәй, соңгы сораштырулар буенча, гражданнарның күбесе зур түрәләрнең күпме акча эшләве белән дә кызыксынмый. Чөнки бүген байларның матди хәле шулкадәр күләмдә зур ки, ул гади кешенең башына сыярлык түгел...

Әлбәттә, байлар яман кеше дигән сүз түгел. Бар үз көче, үз зиһене белән тырышып дөнья көткән, акчасына калганнарга да ярдәм иткән кешеләр. Алар бик кирәк. Ярлылар арасында да эшләргә яратмаган ялкаулар җитәрлек. Бүген сүзебез ул хакта түгел. Ә эш кешеләре турында. Эшләп-эшләп тә лаеклы хезмәт хакы булмаганлыктан, очын-очка ялгап яшәүчеләр күбәя. Шунысы аяныч...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас