Уйланырга урын бар
9 апрель 2025, 09:10

Гаилә – көндәлек хезмәт ул

Яшь гаиләнең рухи һәм физик сәламәтлеге нәрсәгә нигезләнә?

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Элек никахлар ныклы булды, гаиләләр таркалмады, диләр. Моның инде үз сәбәпләре бар: СССР чорында гаилә таркату гаепләнде, аерылган кешеләргә кырын караш яшәде. Әгәр ул вакытта гаиләләр традицион кыйммәтләргә таянып яшәсә, үзгәртеп корулар чорында вәзгыять тамырыннан үзгәрде. Нәтиҗәдә гаиләнең нәрсә икәнен һәм аның нинди нигездә төзелүен аңламаган яшьләр арта бара. Шуңа бүген бу мәсьәләгә югары даирәләрдә дә ныклы игътибар бирелә башлады. Әлеге сорауларны уртага салып сөйләшү, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә гаилә ныклыгы нигезләрен төшендерү буенча чаралар ешрак оештырыла.

8 апрельдә “Бердәм Русия” партиясенең Иҗтимагый ярдәм штабында “Сәламәт киләчәк” проекты кысаларында яшь гаиләләргә багышланган түгәрәк өстәл узды. “Яшь гаиләнең рухи һәм физик сәламәтлеге” дигән темага сөйләшүгә башкалада укучы бер төркем студентлар һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде.

Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты, социология фәннәре кандидаты Зарина Сизоненко яшьләрне демографик мәгълүматлар белән таныштырды һәм һәр сан артында нинди мәсьәлә ятуы турында аңлатты. Ул студентларга мөрәҗәгать итеп: “Гаилә һәм рәсми никах – ул бер үк мөнәсәбәтме, әллә аерыламы?” – дип сорады. Чарада катнашучылар белән берлектә “гаилә – ул киң төшенчә һәм рухи кыйммәтләрне үз эченә ала, ә никах – ул документ нигезендә теркәлгән бәйләнешләр” дип билгеләнде. Әмма алар бер-берсен тулыландырып тора.

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Ислам университеты проректоры, педагогия фәннәре кандидаты Руслан Сәяхов гаилә кыйммәтләрен, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне ислам дине күзлегеннән чыгып аңлатты. Аның әйтүенчә, бу дөньяда бар нәрсә дә парлы: көннең – төне, кышның җәе булган кебек, кешеләр дә ир һәм хатын итеп яратылган. Спикер гаиләләрнең ныклыгы ир белән хатынның бер-берсен тулыландыруына бәйле, дип билгеләде. Хатын-кызлар ир-егет өчен илһам чыганагы булырга тиеш дип әйтелде. Монда һәр уңышлы ир-ат артында хатын-кыз тора дигән сүзләр искә төшә.

 – Ә балалар – ул Ходай бүләге. Аны сорап алып булмый. Бу –кемнеңдер казанышы да, тырышлыгы да түгел, нәкъ менә Ходай бүләге. Һәм ул кешене түлсез дә итәргә мөмкин. Еш кына шулай була: биологик күзлектән – барысы да яхшы, ә бала юк. Шуңа яңа гомер барлыкка килүгә ихтирам белән карарга кирәк, – диде Руслан Сәяхов.

Ул “Гомер яралу могҗизасы” темасын дин күзлегеннән бәян итсә, Башкорт дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Лилиана Даутова фәнни караштан аңлатты. Ул гомер яралуы, яралгының ана карынында үсүе һәм бала туу турында сөйләде. Бу күренешләрдә әле булса да фәнни яктан аңлатып булмый торган фактлар бар, диде ул. Гомумән, йөклелек – үзе бер могҗиза: ул нибары 286 көн дәвам итә, әмма шул вакыт эчендә кеше гомерендә башкача кабатланмый торган процесслар бара, диде табиб. Тагын бер гаҗәеп күренеш – йөклелекнең 9 аенда яралгының авырлыгы миллиард (!) тапкырга арта. Мондый интенсив үсеш кеше тормышында бүтән беркайчан да булмый. Хатын-кыз организмының яртылаш чит булган яралгыны кире какмавы да ачылмаган серләрнең берсе булып кала. Югыйсә, гадәттә, организм чит тукымаларны кабул итми, дип сөйләде Лилиана Даутова. Һәм ул, табиб буларак, абортларның организм өчен бик хәвефле булуын искәртте.

– Өстегезгә гөнаһ алмагыз. Инде дә мондый адымга барырга туры килсә, ныклы уйларга кирәк, – дип киңәш итте ул яшьләргә.

Гаилә нигезләре турында сөйләшү коры саннар һәм фәнни фактлар белән генә түгел, ә рухи һәм дини кыйммәтләр турында аңлатмалар белән үрелеп барды. Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды.

Гаиләләр мәхәббәткә корылсын, ә аны саклау һәм ныгыту икең өчен дә көндәлек хезмәт булырга тиеш дигән фикер өстенлек итте бу көнне.

Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас