Ел саен мөселманнар тарафыннан көтеп алынган, изгелеккә, яхшылыкка, сабырлыкка, тыйнаклыкка, ихласлыкка һәм юмартлыкка өндәүче рамазан ае тәмамланды. Һәм, ни кызганыч, соңгы елларга хас булганча быел да ул күңелләрдә якты сагыш кына калдырып китмәде... Чөнки “ифтар-шоу”лар былтыргыдан да ныграк шаулады. Былтыргыдан да ныграк алар тирәсендә сүз куертылды, “мин- мөселман” дигән бәндәләр ике фронтка бүленеп, әлеге күренешкә карата үз фикерен тәкрарлады...
Безнең картәниләр чорында ифтар булмагандыр инде. Алар “авыз ачалар” иде. Ярый, сүздә түгел хикмәт. Ифтар – көн буе ураза тотканнан соң, вакыт җиткәч, ризыклану. Әлеге ризыкны әзерләгән, ураза тотучыларны, мохтаҗларны ашаткан кешегә дә ураза тоткан кадәр савабы була дип беләм. Әнә шул савап өчен тырышадыр мондый чараларны оештыручылар. Ниятләре изге, билгеле. Әмма нишләптер нәтиҗәсе башкачарак килеп чыга.
Мода кушуы буенча авыл җирендә ифтарларны мәчеттә үткәрәләр. Дин әһелләре моны хуплый. “Ни өчен килсә дә килсеннәр, мәчеткә килсеннәр генә”, - диләр. Өр-яңа төзелгән мәчетләрдә кухня гарнитурына махсус урын билгеләп төзүләр дә шуңа бәйледер. “Мәчеттә ул гарнитур нигә кирәк?!”- дип сорыйсы килә дә бит... Нигә икәнен күреп торам. Халыкны корсак аша мәчеткә җәлеп итәргә тырышалар. Ә халык корсак артыннан йөри ул, ач булмаса да, өендә сайланып ашар ризыктан өстәле сыгылып торса да йөри. Йөри алганы, әлбәттә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең көн буе уразада булганнан соң авылның бер башыннан икенче башына мәчеткә барыр хәле булмыйдыр ул. Өстәвенә, күпләре чит ризыкны авыр үзләштерә. Ә ураза аеның һәр көнендә кем дә булса мәчеттә ифтар үткәрә. Һәм ай башында чират алу өчен ызгыш китә, чөнки ай азагында ифтарга килүчеләр азая. Ул чакта инде ураза тотканын да, тотмаганын да рәттән чакыралар. Һәм китә түр якта намаз укучылар үзләрен-үзләре ишетә алмаслык итеп табак-савыт шалтыратып табын әзерләү барышында ярты авылны “чәйнәп” чыгулар, чираттагы ифтарга кияргә дип алынган дини күлмәкнең я булмаса яулыкның матурлыгын тикшерүләрләр...
Кайбер авылларда мәчеттә ифтар әзерләүче махсус апалар да бар икән хәзер. Азык-төлегеңне аларга бирәсең дә, тиешле вакытка табын әзерлиләр.
-Без китереп биргән ризыкларның табында яртысы да юк иде. Хатын-кыз булгач, моны чамалавы авыр түгел. Кызганудан түгел, савап җыймакчы булып йөргәндә кемнедер урлашырга этәрүем гөнаһ булып язылмасмы икән? - дип сөйләп торды бер апа.
И, апа җаным, авыл кешесенә хас гадилегең белән фикер йөртәсең шул. Әнә шәһәрләрдә оештырылган ифтарларны килеп күрсәң, мондый уйлар борчымас иде үзеңне. Хәер, модалы ифтарларның ничек үтүен күрү өчен анда барып торасы бармыни? Түләүле ифтарлардан репортажлар, видеолар һәм фотолар белән интернет тулды.
Ни чыкса, беренче чиратта шул артистлардан чыга инде. Кайсысыдыр ифтарга керү хакын 2500 сум, кайсыдыр күбрәк куйды. “Онлайн ифтар” дигән әйбергә кадәр китереп чыгардылар. Анысына интернет аша кушыласың (6900 сумга) өеңдә үз ризыгыңны ашый-ашый, башкаларның нәрсә ашаганын карап, нәрсә сөйләшкәнен тыңлап утырасың дип аңладым. 8 Март бәйрәменең туры килүе дә килеште. “Мин уразада, мин ифтарга килдем” дип мактанучыларның күбесе анысын да бәйрәм итә бит әле. Ифтарга дип җыелалар да, дога кылып, авыз ачкач, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачалар. Кайдадыр укыдым, бер хәзрәт моны “ярый” дигән. Имеш, авыз ачкач, нишләргә дә ярый. Анысы ураза вакытына керми.
Иң кызыгы һәм гаҗәпләндергәне: ифтар җәнҗалы видеолары белән интернет тулды, әмма бер генә мулла, мәзин яки хәзрәтнең дә әлеге күренешкә мөнәсәбәтен белдереп, халыкны әдәпкә һәм тәртипкә чакырып, чыгыш ясаганын күрмәдем. Турыдан сорау бирүчеләргә дә “бар нәрсә дә нияттән тора” дигән җавап белән чикләнәләр алар. Ният изге булгач, нишләсәң дә килешә булып чыгамы инде хәзер? Үзләре дә шул түләүле һәм кыйммәтле ифтарларга чакырулы булгач, өзеп кенә әйтә алмыйлармы соң әллә? Мәчетләрдә кухня гарнитурлары урнаштырырга рөхсәт иткәч, аларның тузан җыеп торуын дөрес булмый дип саныйлармы? Балачакта муллалардан көлеп язылган әсәрләрне укыганда “Совет чоры идеологиясе шулай таләп иткән. Язучылар шулай язарга мәҗбүр булган” дип аңлата иде укытучыларыбыз. Без, динсез калган халык дингә кайтып барган заманда үскән балалар, шуңа ышана идек. Әмма бүген күңелдә шик туа...
Кайбер ифтарларга дресс-код белән кертәләр. Мәсәлән, актан я яшелдән киенеп килергә дигән таләп куела. Быелгы “фэшн-ифтар”да киемнең 60% өлеше кызылсары төстән булырга тиеш иде ахрысы.
-Модага әйләнде диләр, булсын, начар модамыни? Кемдер шушы ифтарга килеп, аннан соң дингә кереп китә икән, ни начарлыгы бар? Ник чәйнәнеп утырырга? – диде бер ханым.
Тик ифтарның гына түгел, тоташ диннең модага әйләнгәнен күреп торучылар дингә килерме? Кызганычка каршы, күпләр өчен дин кешенең имидж өлешенә әйләнде. Дини икән, ышанычлы, “дөрес” кеше дип уйлыйсың. Яулык бәйләгән хатын-кызлар да бик күркәм күренә. Ләкин бу вакытлы күренеш кенә шул. Нибары ифтарга йөрер өчен ала күбесе яшел, ак, кызылсары күлмәкләрен, ураза аенда гына бәйли яулыгын (миңа алай килешми дип, чәчләрен чыгарып булса да). Ә тырнаклары кызылга буялган килеш, керфекләре ясатылган килеш кала... Һәм яулыкларын да ифтардан чыгуга ук салалар алар...
Дөресме соң бу? Аллаһка якынаю, аның кушканнарын төгәлрәк үтәү, намазлар, Коръән, зикерләр уку ае түгелмени Рамазан? Тынычлык, тыйнаклык, җир йөзендә бөтен кешеләрнең дә тигез икәнен аңлау һәм кабул итү хас булырга тиеш түгелмени аңа? Ни өчен изге Рамазан ае җиткән саен диндә ихласлык юклыгын инанырга сәбәпләр арта бара икән? Ходай адәм баласын төрлечә сынармын дигән. Бу да аның бер сынавымы?
Бөтен сорауларыбызга да төгәл җавапны “тегендә баргач” белербез, әлбәттә. Әмма ул белемебезнең безгә файдасы тимәс инде...
Ничек кенә булмасын, быелгы “ифтар-шоу” тәмам, җәмәгать! Аның йогынтысында күпме кеше дингә килгән дә, күпмесе диннән читкә тайпылгандыр, монысын бер Ходай үзе генә белә. Ахыры хәерле булсын инде, ахыры хәерле булсын...