Мәкалә
Файдалы булсын79 яшьлек водитель инспекторга акча төртергә уйлаганЯкташыбыз Зәмирә Рәҗәпова хейтерларына җавап бирдеБаймакта бер кешегә аю һөҗүм иткәнБеренче яшелчәЧакмагышта Һадия Дәүләтшинаның 120 еллыгына багышланган кичәләр булдыШәймулла солдат хатирәләре: Самолётны коткарып калган"Нур"да чираттагы премьераАвтобус водителе асфальтта намаз укыганШәймулла солдат хатирәләре: Җиңүләр белән Берлинга кадәрЯзгы ташу белән бәйле актуаль мәгълүматБүгенге көнгә йолдызнамә: Астрологларыбыз фаразы нинди булыр?Якташ хәрбигә ярдәм күрсәтепДарулар белән тәэмин ителү күзәтүдә тотылаДанир Сабировның көтмәгәндә "малайлы" булуы турында (Видео) Авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын арттырганбызКүргәзмәгә 22 меңнән артык кеше килгәнКартәнисенең мәетен туңдыргычка яшергән ирне нәрсә көтә? (ВИДЕО) Уфага "Хәвефсез интернет лигасы" директоры килде"Мөмкинлекләр вакыты"н кулдан ычкындырмагыз
Барлык яңалыклар
10

Аграр тармакны страховкалау кирәкме?

Агрофорумда бу сорауга җавап бирелде. 

https://www.bashinform.ru/
https://www.bashinform.ru/

18-21 март көннәрендә Уфада “Экспо” күргәзмә комплексында илнең төп вакыйгаларының берсе – “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы үтә.

Башкортстан агростраховкалауда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу хакта Агросәнәгать форумында Иминиятчеләренең бердәм берләшмәсе – Агроиминиятчеләрнең милли берлеге президенты Корней Биждов әйтте.

Әйткәндәй, республикада бүгенге көнгә 440 мең гектарга якын чәчүлек мәйданнары страховкаланган.

“Страховкаланган мәйданнар буенча Башкортстан Русиянең беренче 10 төбәгенә керә, авыл хуҗалыгы малларын иминиятләштерү буенча – беренче 15 исемлегендә. Бу республика агросәнәгать комплексының яклануы ягыннан бик җитди күрсәткечләр”, – ди Биждов.

Әйтик, узган елда гына Башкортстан аграрийлары 160 миллион сум иминият түләүләре алган, аларның 140 миллион сумы – туфракның артык дымлануы сәбәпле гадәттән тыш хәл программасы буенча.

Исегездәдер, илнең кайсыбер үзәк һәм көньяк төбәкләрендә булган былтыргы кыраулар авыл хуҗалыгына сизелерлек зыян китерде.

“Шуны раслый алам: Русия аграрийлары кырау тию хәвефе буенча гына да 2,4 млрд сум страховка түләүләре алдылар. 2025 елның ике аенда иминият компанияләре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә 3,3 млрд сум түләде. Болар барысы да – 2024 елгы климат вакыйгалар нәтиҗәсе. Әлбәттә, аграрий агроиминиятләштерү системасының кирәкле вакытта ярдәмгә килүен күрсә, аның авыл хуҗалыгын иминиятләштерүгә мөнәсәбәте сизелерлек үзгәрә”, – диде Биждов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: