Ел әйләнәсендә, иртә таңнан караңгыга кадәр фермада эшләүче терлекчеләр, сыер савучылар, таңны төнгә бәйләп, кырда эшләүче механизаторлар ил халкын икмәкле, мул табынлы итә. Өстәлдәге бер телем икмәк өчен күпме тир түгелә, күпме хезмәт куела – моны авыл хезмәтчәннәре үзләре генә белә.
Әлбәттә, бүген агросәнәгать комплексы да югары технологияле тармакка әйләнеп бара. Заманча мөмкинлекләр, эшләрне автоматлаштыру, роботлаштыру авыр хезмәтне күпкә җиңеләйтә. Мондый мөмкинлекләр авыл хуҗалыгын, һичшиксез, алга этәрә. Юкка гына "корал эшли – ир мактана" димиләрдер. Мәсәлән, 2024 ел йомгаклары буенча республика хуҗалыклары 12,3 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Бу исемлектә – төрле тарту классындагы 394 трактор, 181 ашлык җыю һәм 55 мал азыгы җыю комбайны, 495 туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары һәм башка төр техника. Гомумән, соңгы 5 елда техника сатып алу темплары ике тапкырга арткан. 2019 елдан башлап аграрийлар 18 меңнән артык заманча техника һәм авыл хуҗалыгы җайланмалары сатып алган.
Әмма авыл җирендә эш тотрыклы барсын өчен аграрийларның үзләреннән дә зур тырышлык сорала: малны ашатмый торып булмый, иген үстерүнең дә үз вакыты бар. Бу уңайдан республика игенчеләре һәм терлекчеләре сынатмый. Моңа кадәр республика илнең әйдәүче аграр төбәкләрнең берсе булып килде һәм бүген дә лидерлар рәтендә бара. Бу авыл хуҗалыкларын тарта белүче көчле җитәкчеләр булуга да бәйле. Ә менә киләчәктә аларны алмаштырыр яшьләр бармы?
Бүген авылда кадрлар кытлыгы булуы турында быел февральдә Уфада вузара студентлар кампусында Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров “Киләчәк командасы” авыл яшьләре форумында катнашучылар белән очрашуда да әйтте. “Агросәнәгать комплексында кадрлар кытлыгы бар – 5 меңгә якын белгеч җитми. Без авылда эшләүне сайлаган яшь кадрларга ярдәмне көчәйттек. Эш башлаучы фермерлар өчен “Агростартап” гранты, ә гаилә бизнесын үстерергә теләүчеләр өчен “Гаилә фермалары” гранты каралган”, – дип белдерде ул.
Әйе, бүген дәүләт яшь белгечләргә ташламалы кредитлар, грантлар һәм укыту программалары тәкъдим итә. Бу аларга үз фермер хуҗалыкларын булдырырга, алдынгы технологияләрне гамәлгә кертергә һәм үзебезнең продукциянең конкурентлыкка сәләтен арттырырга ярдәм итә. Ләкин илнең киләчәге турында уйласак, хөкүмәт авыл турында күбрәк кайгыртырга тиеш. Әгәр табиб диагнозны дөрес куймаса, авыруны дәвалый алмый. Яңа хезмәт урыннары булдырганда, лаеклы хезмәт хакы түләгәндә, бала тәрбияләү һәм укыту, ял итү өчен шартлар тудырганда авылга кайтучы яшьләр булачак.
Минемчә, бүген безнең агросәнәгать өлкәсе шунысы белән дә бай: совет чорында колхоз-совхозларны җитәкләп, искиткеч зур тәҗрибә туплаган олпат җитәкчеләребез һәм аларның киңәшләренә колак салып, заманча мөмкинлекләрне куллана белүче яшь белгечләребез бар. Ә өйрәтер кешеләр булу бик мөһим.
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, профессор Радил Кыяметдин улы Мөхәмәтдинов “Өмет”кә биргән интервьюларының берсендә болай дигән иде: “Әле нәтиҗәле эшләп килгән кадрларның күбесе – теге вакыттагы әзерлек белән килүчеләр. Институтны тәмамлап кайткан елларны хәтерлим. “Безгә эшкә кил”, – дип, артымнан йөриләр. Ә минем кулда – юллама, катгый шунда барырга тиешмен. Бүген аграр университет тәмамлаган кеше кая барырга тиеш? Гадәттә фермерлык эше ачарга тәкъдим итүчеләр табыла. Яшь кеше омтылып карый. Ләкин аның тәҗрибәсе дә, җире дә, акчасы да юк. Эше килеп чыкмагач, үзе фермерларга ялланырга бара. Ләкин алар да эшкә алып бармый. Ә тәҗрибә кайдан алырга? Минем өчен төп академия укып чыккан уку йорты түгел, ә белгечләрдән өйрәнгән тәҗрибә булды. Төпле фикерле чыгышларны тыңлап, хәйран калып утыра идем. Аннары шуны да әйтәсем килә: бүген яшьләрнең күбесендә белем алырга омтылыш юк. Соңгы елларда БАГСУда укыттым. Күзәтүләрдән чыгып шундый нәтиҗә ясадым: студентларның 30 проценты белем алырга килә. Янә дә 30 проценты әти-әнисе кушуы буенча, абруйлы профессия алыр өчен укый. Калганнарына дипломнан башка берни дә кирәкми. Шулай итеп, өчтән бер өлеше генә белем алырга максат куйган. Бүген безгә шул яшьләрне үстерә белергә кирәк, хезмәте белән хөрмәтле кешеләр кирәк”.
Шөкер, күп булмаса да, хезмәте белән үрнәкле яшьләребез бар әле. Авылларга командировкаларга барганда нәкъ шундый яшьләр турында белешәбез. Аларны вакытында күрә һәм эшләрен күрсәтә белү кирәк дип уйлыйм. Ни дисәң дә, киләчәк – бүгенге яшьләр кулында.
Әйткәндәй, быел 18-21 март көннәрендә Уфада “Экспо” күргәзмә комплексында “АгроКомплекс-2025” күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы үтәчәк. Форумда авыл хуҗалыгы тармакларына кадрлар әзерләү турындагы сөйләшү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе булачак.