Уйланырга урын бар
10 март 2025, 10:15

Җитмәсә – бер бәла, артып китсә – икенче бәла...

Авыл хуҗалыгында алтын урталыкны булдыру мөмкинме?

https://agriculture.bashkortostan.ru/https://agriculture.bashkortostan.ru/
https://agriculture.bashkortostan.ru/

Замана ничек кенә алга китмәсен, нинди генә технологияләр уйлап тапмасыннар, бүгенгә илне туендыручы – ул авыл. Әмма авыл хуҗалыгы – табигать шартларына нык бәйле булган катлаулы тармак. Монда уңыш белән хәвеф янәшә йөри: уңыш булмаса – бер бәла, артыкка китсә дә игенче файдасына эшләми. Мисал эзләп ерак китәсе түгел: былтыр җәй озайлы койма яңгырлар аркасында бөртеклеләрнең шактый өлешенә зыян килде, аның каравы, техник культуралар рәхәтләнеп үсте. Шикәр чөгендеренең уңышы моңарчы күрелмәгән 2,6 миллион тоннага җитте.

– Тарихта безнең беркайчан да шулкадәр уңыш алганыбыз булмады. Бу – бер яктан, тарихи рекорд, әмма бизнес күзлегеннән ул – безне кризиска китерерлек зур күләм. Чөнки Башкортстан шикәр заводларының эшкәртү нормасы – 1,7 миллион тонна, – диде республика Хөкүмәте вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

Аның әйтүенчә, элек аграрийлар 2 миллион тонна чөгендер уңышы турында хыяллана гына алганнар. Узган ел рекордлы уңыш алырга заманча технологияләр һәм, әлбәттә, мул яңгырлар ярдәм итте, диде ул. Республиканың шикәр заводлары мондый күләмне эшкәртүгә әзер дә түгел иде. Бүген Чишмә һәм Раевкадагы ике шикәр заводының, модернизацияләүгә һәм тәүлек буе эшләүгә карамастан, барлык уңышны да эшкәртергә өлгермәячәге көн кебек ачык. 

“Чөгендернең эшкәртә алган кадәре эшкәртеләчәк. Кызганычка каршы, бер өлеше эшкәртелмичә басуларда калачак. Моңа җылы кыш һәм һава температурасының кискен үзгәреп торуы да сәбәпче”, – диләр министрлыкта.

Болай булгач, бәлки, яңа заводлар булдыру турында уйларга кирәктер? Элек бит бездә аларның саны күбрәк иде. Ләкин республикада яңа шикәр заводы төзү проектының бәясе бик югары, диләр белгечләр. Шуңа аны төзү бик икеле. Аннары, алардан әллә ни зур табыш та алып булмый, дип исәпли министр.

– Ак шикәр җитештерү, аның үзкыйммәте, минем исәпләү буенча, 53-55 сум тәшкил итәчәк, ә базар бәясе – 53-56 сум. Мөгаен, безнең ике завод эшен я зыян белән, я ниндидер зур булмаган табыш белән тәмамлар. Заводлар аграрийлардан чөгендерне бертигез күләмдә кабул итәләр. Монда игенчеләр шикәр заводларына караганда күбрәк акча эшли, – диде ул.

Аннары, ел елга туры килми – киләчәктә чөгендернең нинди уңыш бирәчәген берәү дә белми. Алай да, быел бу культураның мәйданнарын киметмәкчеләр: 60 мең гектардан 50 меңгә калдырырга планлаштыралар. Өстәвенә, җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр арасында контрактлар төзергә кирәк, диләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Чөгендер үстерүчеләргә һәм шикәр заводларына апрельдә үк килешү төзергә киңәш итәләр. Һәм контрактны үтәмәгән өчен җаваплылык ике яклы булырга тиеш дип билгеләнә.

Артык җитештерү турында сүзне дәвам итсәк, узган ел нәтиҗәләре буенча, икенче урында майлы культуралар тора дип әйтергә була. Алардан 730 мең тонна уңыш җыеп алынды, бу 2023 ел белән чагыштырганда 39 процентка күбрәк. Шуңа көнбагыш, рапс һәм май җитенен экспортка җибәрергә яки эчке базарда сатарга планлаштыралар.

– Теләсә нинди кризис – ул мөмкинлек, – ди министр. – Шуңа мин артык җитештерү кризисында, беренче чиратта, яңа базар эзләү кирәклеген күрәм. Хәзерге вакытта Африка илләре базарлары ныклап өйрәнелмәгән. Шуңа күрә 2025 елны нәкъ менә бу базарларны өйрәнүгә багышлыйбыз, бәлки анда безнең шикәр, ашлык, көнбагыш мае һәм башкаларны сатып алырга әзер булган сатып алучыны табарбыз һәм хәтта берничәне.

Артып калган уңышны ничек сатып бетерүне хәл итәргә өлгермисең, инде яңасын үстерү турында уйлар чак җитә. Аграрийлар нәрсә чәчеп, ничек үстерергә дип баш вата башлады да инде. Быел республикада 2,8 миллион гектар җирне чәчү планлаштырыла. Былтыр көз һава шартлары аркасында урып-җыю бик озакка сузылды, нәтиҗәдә, уҗым культуралары гадәттәгедән күпкә әзрәк, төгәл әйткәндә, 280 мең гектарга чәчелде. Элек бу сан 600 мең гектарга җитә иде. Димәк, язын кырларда эш күбрәк булачак. Ә эшкә тотынганчы тәү чиратта, чыгымнарны барлап, финанс мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бу уңайдан быелгы чәчү кампаниясе 30 миллиард сумга төшәчәк дип исәпләп чыгарганнар министрлыкта. Бу узган ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк.

– Нинди климат шартларында эшләргә туры килүен ике-өч көн кала гына беләчәкбез. Шуңа кырыс шартларга әзерләнәбез. Безнең аграрийлар теләсә нинди үсеш сценарийларына – һава торышына да, икътисади үзгәрешләргә дә – әзер булырга тиеш, – ди Илшат Фазрахманов.

Бүген, ни кызганыч, ягулык-майлау материаллары, ашлама, орлыклар бәясе, үсемлекләрне яклау чаралары, логистика хезмәтләре һәм башкаларга хаклар артканнан-арта бара. Шул сәбәпле, чәчү кампаниясен уздыру чыгымнары да елдан-ел үсә. Әмма иң күңелсезе – игенченең продукциясе тиешле бәяләнми.

– Чыгымнар арта, ә җитештерелгән продукциягә сатып алу бәяләре артмый. Соңгы берничә елда игеннең килограммы – уртача 10 сум (бу өстәлгән бәягә салымнан тыш), шикәр – 55 сум, көнбагыш 33-35 сум тора. Ит һәм сөткә күпләп сату бәяләре дә керемнең нормаль дәрәҗәсе өчен җитәрлек түгел, – ди Илшат Фазрахманов.

Алай да аграрийлар бирешә торган кешеләр түгел.

– Киләчәккә төп бурыч – артык җитештерүне булдырмау һәм табышка ирешү, – диде министр.

Әйе, теләсә нинди каршылыклар кешене чыныктыргандай, санкцияләр һәм икътисади көрчекләр авыл хуҗалыгын яңа алымнар белән эшләргә этәрә. Безнең аграрийлар замана каршылыкларын да, табигать сынауларын да лаеклы үтәргә күнеккән. Быел да алар сынатмас. 

Әйткәндәй, быел 18-21 март көннәрендә Уфада “Экспо” күргәзмә комплексында “АгроКомплекс-2025” күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы  үтәчәк. Форумда агросәнәгатьнең төп юнәлешләре буенча фикер алышачаклар, тармакка ясалма интеллект һәм цифрлы инновацияләрне кертү, үсемлекләрне яклау чараларын куллану, җирләрне мелиорацияләү, шулай ук хәләл продукция базарын үстерү перспективалары каралачак. 

 #АгроВкомплексе, #АПКмоимиглазами

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас