Башкортстанда бер банкка спам өчен штраф салганнар

Спам-хәбәрләр сезнең дә теңкәгә тияме?

freesmi.byfreesmi.by
freesmi.by

Башкортстанда спам өчен иң эре банкка штраф салганнар.

Федераль суд приставларының Башкортстан буенча идарәсе абонентлар ризалыгыннан башка sms-хәбәрләр тараткан өчен Саклык банкына 400 мең сум штраф салган.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, алар республика кешесеннән берничә шикаять алган. Әлеге кеше аңа рекламалар җибәрүгә ризалыгын алуга карамастан, банк исеменнән тәкъдимнәр килүен дәвам иткән.

Монополиягә каршы хезмәт банкны реклама турындагы законны бозган дип таныган. Ведомстводан аңлатуларынча, финанс оешмасы штрафны түләгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас