“Сода” бездә калырмы?

Башкортстанның сода компаниясе стратегик предприятиеләр исемлегеннән чыгарылды. Бу нәрсә дигәнне аңлата?

ufa1.ruufa1.ru
ufa1.ru

Бу атнада Башкортстан сода компаниясенең стратегик предприятиеләр исемлегеннән чыгарылуы билгеле булды. Бу хактагы указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Әлеге хәлдән соң әллә Сода бездән китәме дигән сораулар ешайды. Бу уңайдан Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәтеннән БСКны стратегик предприятиеләр исемлегеннән чыгару аның эшенә йогынты ясамаячак, диделәр. Алар биргән аңлатмада болай диелә:

“Хосусыйлаштыру икътисади тормышның табигый өлеше булып тора. Дәүләт мондый карарларны зур производстволар белән идарә итүне оптимальләштерү, эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү һәм табыш алу максатларында кабул итә.

Әлеге вакытта “Сода компаниясе” акционерлык җәмгыяте белән “РосХим” компаниясе оператив идарә итә. Ул предприятиене югары нәтиҗәле итеп үстерә, шул исәптән җитештерүне модернизацияләү, экологик проблемаларны хәл итү һәм хәйрия сәясәте буенча ил Президенты куйган бурычларны хәл итә.

Шул ук вакытта хосусыйлаштыру чараларыннан соң Башкортстан контроль пакетны кабат саклап калачак. Директорлар Советында күпчелек төбәк вәкилләре булачак, бу предприятие эшчәнлеген һәм аның белән идарә итүдә мөһим стратегик карарлар кабул итүне контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Предприятие ил җитәкчелеге куйган бурычларны үтәүне дәвам итәчәк һәм төбәк бюджетына салым кертүен саклап калачак”.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас