Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү квитанцияләрендә ялган QR-код ясыйлар икән дип ишеттем. Бу мошенниклыкның яңа схемасымы? Акчаны аферистларга түгел, ә нәкъ менә үзеңнең идарәче компанияңә күчерүеңне ничек аңларга?
Зәлифә.
- Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү квитанцияләрен игътибар белән карагыз. “Түләргә” дигән төймәгә басканчы, түләүне алучының ИННын игътибар белән өйрәнегез. Ул һәр оешманыкы уникаль. Бу үзенә күрә компаниянең паспорты, - ди финансист Иван Орлов. - Җинаятьчеләр сезнең идарә итүче компаниягезнең дөрес ИННын күрсәтә ала, әлбәттә, чөнки ул ачык чыганакларда бар. Өмма банк кушымтасында бу трюкны башкарып булмаячак.
Иң әйбәте – үткән айның чын түләү квитанцияләрен карагыз. Андагы 10-12 санны соңгы квитанциянеке белән чагыштырыгыз. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, бу мәгълүматларны “Дәүләт хезмәтләре”ннән эзләгез яки үзегезнең идарә итүче компания офисына шалтыратыгыз.
Орфографик хаталы, төгәл булмаган печатьле һәм шик тудыручы зур суммалы квитанцияләргә ышанмагыз!