Өр-яңа «Порше» автомобилен чүплеккә ташлаган...

Вәт замана, кая бара бу дөнья?! Кемдер кредитларга бата-бата машина ала, ә берәүләр чүплеккә ташлый...

Өр-яңа «Порше» автомобилен чүплеккә ташлаган...Өр-яңа «Порше» автомобилен чүплеккә ташлаган...
Өр-яңа «Порше» автомобилен чүплеккә ташлаган...

Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә бер ир хатынына кыйммәтле бүләк ясарга булган. Ул юл-транспорт һәлакәтенә эләккән «Порше» машинасын сатып алып ялгышкан шул. 

Танышлары сүзләренчә, ир белән хатынның мөнәсәбәтләрендә киеренкелек башланганын сизгәннәр. Бу ир заты сөйгәненә машина алып биреп барысын да җайларга булган, ләбаса.

Ул 3 миллион сумга авариягә эләккән автомобиль сатып алган, аны ремонтлап, 8 мартка бүләк итәргә уйлаган. Әмма ир-ат ашыккан…

Ул машинаны тиз арада ремонтларга вәгъдә итеп, Гашыйклар көнендә тапшырган. Хатын, яньчелгән автомобильне күргәч, моны үзеннән көлү, мыскыллау дип кабул иткән һәм бүләктән баш тарткан.

Сергейның бу хәлгә кәефе төшкән, һәм ул автомобильне чүп-чар контейнерына ташлаган, дип язалар социаль челтәрләрдә.

 

 

 

Өр-яңа «Порше» автомобилен чүплеккә ташлаган...
Өр-яңа «Порше» автомобилен чүплеккә ташлаган...
Автор:
Читайте нас