Уйланырга урын бар
28 февраль 2025, 07:50

Өйдәге бар акчаны мошенникларга чыгарып биргән

Балаларга да мошенниклардан  тынычлык юк.

Өйдәге бар акчаны мошенникларга чыгарып  биргәнӨйдәге бар акчаны мошенникларга чыгарып  биргән
Өйдәге бар акчаны мошенникларга чыгарып биргән

   Мошенниклар  һәм  аферистларның гади халыкны алдауның яңадан-яңа юлларын уйлап табулары турында кисәтеп тә, язып та торабыз. Ләкин алданучылар һаман очрап тора.  Мошенниклык җәтмәсенә балаларны да эләктерүләре бигрәк тә аяныч.

   Мәсәлән, Мәскәү шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек  укучы малай, янәсе, завуч шалтыратканнан соң, мошенникларга өйдә булган  1 млн сумнан артык акчаны чыгарып биргән.  

   "Малайга таныш булмаган кеше шалтыраткан, ул үзен мәктәп завучы итеп таныштырган һәм электрон журналга керергә кирәклеге турында хәбәр иткән. Аннары аның белән үзен Росфинмониторинг хезмәткәре дип атаган икенче әңгәмәдәш элемтәгә кергән. Ул малайга  әти-әнисенең "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы  аккаунтларын  ватулары турында сөйләгән  һәм аларның өендә яткан акчаларны декларацияләргә кирәклеге турында аңлаткан", дип хәбәр итә бу хәлләрдән хәбәрдар булган әңгәмәдәш.

   Малай, күрәсең, ышангандыр инде. Берничә сәгатьтән соң ул  ишек алдына килеп җиткән таксиның арткы утыргычына өйдәге бар булган акчаны чыгарып салган...

    Зыян 1 млн 30 мең сум тәшкил иткән. Әлеге  факт буенча тикшерү үткәрелә.

Фото:  admbal.ru

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас