Уйланырга урын бар
28 февраль 2025, 06:21

"Путин үз сүзендә торачак"

АКШта Дональд Трамп властька килү белән халыкара мөнәсәбәтләрне тергезү буенча адымнар ясала башлады. 

"Путин үз сүзендә торачак""Путин үз сүзендә торачак"
"Путин үз сүзендә торачак"

Украина НАТОга кермәячәк,  бу сорау көн тәртибеннән алынды. Бу хакта АКШ президенты Дональд Трамп  Британия премьеры Кир Стармер белән очрашуында белдергән.

Трампның тагын ниләр сөйләгән?

–Русия белән сөйләшүләр “бик әйбәт” бара;

–Путин Украина белән килешү буенча “үз сүзендә торачак” – Трамп Русия Президентының  намуслы булуында шикләнми;

–Украинага хәвефсезлек тәэмин итү – гади мәсьәлә, әммә тынычлык килешүенә кул кую – катлаулы;

–Украинага нинди дә булса тынычлык урнаштыручы көчләр керткәнче, килешү кирәк, ә килешү әлегә юк;

–Украинадагы конфликтны җайга салу буенча төзеләчәк килешүгә ирешкән очракта ул барлык яклар тарафыннан да үтәләчәк;

– Трамп Зеленский белән бергә Украинаның сирәк чорый торган җир элементлары буенча килешүне имзалаячак;

 –ресурслар буенча бу килешү Украина өчен “страховка механизмы” булып торачак;

— Трамп сүзләренчә, Зеленский белән мөнәсәбәтләре аның  “бераз эчен пошыра” башлаган.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас