Уйланырга урын бар
26 февраль 2025, 07:05

Туганыңа фатир бүләк итсәң…

 “Дөрес итеп бүләк итегез! Югыйсә, урамда калуыгыз да бар”, - дип кисәтә юрист.

Туганыңа фатир бүләк итсәң…Туганыңа фатир бүләк итсәң…
Туганыңа фатир бүләк итсәң…

   Чыннан да, олыгая килә күпчелек гаилә парлары йорт-фатирларын, дача һәм башка милекләрен балаларына, оныкларына, андыйлар булмаса, якын туганнарына яздырып калырга ашыга. Дөнья хәлен белеп булмый, анысы шулай, шуңа да кемдер васыятьнамә төзетә, кемдер бүләкнамә эшләтә.

     Ләкин фатир яки йортны бүләк итүнең дә үз тәртибе бар. “Әгәр  фатирыгызны якын кешегезгә рәсми рәвештә бүләк итәргә карар кылгансыз икән, иң мөһиме шуны аңлагыз: рәсми бүләкнамә эшләтү белән фатирыгыз сезнеке булудан туктый! Сез милекче түгел! Сез хәзер анда беркем дә түгел. Димәк, сезне аннан чыгарырга да мөмкиннәр. Шул исәптән – суд аша.

    Тормышта шундый хәлләр еш очрый: әни яки әти фатирын улына яки кызына бүләк иткәндә анда арытабан да яшәүне дәвам итәрмен дип уйлый. Телдән шулай килештек бит, янәсе. Әмма! Фатир үзенеке булу белән улы яки кызы әти-әнисен фатирдан чыгарып җибәргән очраклар да еш очрый. Һәм моның белән берни дә эшләп булмый. Суд бу очракта сезгә ярдәм итмәс.

    Шуңа күрә мондый очракта бүләкнамәгә сезнең бу фатирда үлгәнче яшәү хокукыгызны язып куярга кирәк. Ул вакытта сез фатирда яшәргә хокуклы, ләкин аның хуҗасы булмаячаксыз.

    Бүләк итеп алган фатирны улыгыз яки кызыгыз сата ала. Ләкин яңа милекчеләр сезгә бу фатирда яшәүне тәэмин итәргә тиеш.    

     Мондый фатирны сатып алучы булырмы соң? Була. Чөнки күпләр сатып алганда документларны җентекләп укымый. Ә кайберләре, фатир хакына ташлама зур дип, мондый адымга бара.

    Килешүдә шулай ук, әгәр улыгыз (кызыгыз) сездән алда үлсә, фатир сезгә кире кайта, дип язып куярга мөмкин. Әгәр дә моны язмасаң, фатирны аның хатыны, балалары һәм сез, аның әти-әниләре, мирас итеп алачак”,-ди юрист Кристина Коганюк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас