Һава торышы үсемлекләргә ничек тәэсир итәчәк?
Бу кышның аномаль җылы һәм карсыз килүе аптырашта калдырды. Бакчачылар да, игенчеләр дә, алда уңыш ничек булыр, дип борчыла. Әгәр җәйге корылыктан су сибү машиналары коткарса, кышкы җылылыктан чаралар әлегә уйлап табылмаган. Көзге культуралар уңышына һава торышы ничек тәэсир итәр, хайваннарга, агачларга куркыныч яныймы?
Белгечләр фикеренчә, якын арада кышның кире кайтуы – уҗымнар өчен иң яхшы һәм куркынычсыз вариант, алар тыныч халәттән чыгарга өлгермәячәк һәм, туфрак туңса, суыткычка эләккәндәй булачак.
Әгәр җылы кыш салмак кына иртә язга күчсә, һәм мартта салкыннар килеп төшсә, чәчүлекләр өчен куркынычрак.
– Әгәр яз иртә килсә һәм мартта кырлардагы кар эреп, үсемлекләрнең вегетациясе башланса, һәм әгәр кинәт – 7 градуска кадәр салкынайтса, чәчүлекләр котылгысыз рәвештә һәлак булачак.
Җылы, тагын да җылырак
Быелгы кыш Башкортстанда, Россиянең бөтен Европа өлешендәге кебек үк, тарихта иң йомшак кышларның берсе булдыр.
Алмагачларны ничек сакларга?
Хәзер игенчеләр генә түгел, бакчачылар да киләчәк уңышның язмышы өчен борчыла. Гыйнварда кайбер агачларда бөреләр кабара башлап, туфракта күпьеллык үлән үсентеләре күренә башлады.
Ул шуны да искәртә, җылыну чорында үсемлекләргә каплап куйган әйберләрне кире җыеп алырга кирәк, чөнки алар астында температура тагын да югарырак күтәрелә, һәм, өстәвенә, дым да җыелачак. Ләкин әгәр фараз буенча салкыннар килә икән, үсемлекләрне кире каплап куярга кирәк.
Белгечләр, җылы һәм йомшак кыштан соң, кагыйдә буларак, үсемлекләрдә төрле авырулар таралуы, шулай ук корткыч бөҗәкләр үрчүе турында кисәтә. Шулай булгач, бакчачыларга уңыш өчен көрәшкә әзер булырга кирәк.
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә.