20 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы – Корылтайның 19нчы утырышында катнашты.
Анда республика буенча Эчке эшләр министрлыгының 2024 елгы эшенә йомгак ясалды. Аны Башкортстан буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Александр Прядко тәкъдим итте.
Ул билгеләп үткәнчә, төбәктә җинаятьчелек дәрәҗәсе Идел буе федераль округы субъектлары арасында һәм Русия буенча иң түбәннәрнең берсе булып кала. 2024 ел нәтиҗәләре буенча, гомум җинаять активлыгы 1,7 процентка кимегән. Үтерүләр саны – 34 процентка, сәламәтлеккә авыр зыян китерү фактлары – 14 процентка, талаулар – 19 процентка, урлаулар 13 процентка кимегән. Урам, рецидив, көнкүреш җинаятьләре, шул исәптән исерек хәлдә җинаять кылулар азайган.
Полиция хезмәткәрләре 20 меңнән артык җинаять эшен ачкан, алар арасында 5 меңе – авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, шулай ук узган еллардагы 900 җинаять ачылган.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаятьләргә, мәгълүмати технологияләр кулланып, каршы торуга зур игътибар бирәләр. Узган ел гына да Башкортстанда яшәүче 17 меңгә якын кеше кибермошенникларга барлыгы 4 млрд сум күчергән. Эчке эшләр органнары финанс оешмалары һәм элемтә операторлары белән хезмәттәшлекне ныгыта. Төбәкнең эчке эшләр министрлыгы структурасында киберҗинаятьләр белән көрәш буенча идарә булдырылды. Профилактикага зур игътибар бирелә: көн саен республика халкы, дәүләт һәм мәгариф учреждениеләре, предприятие һәм оешма коллективлары белән очрашулар үткәрәләр. Банкоматлар урнашкан урыннарда кизү торган полиция хезмәткәрләре халыкны уйланылмаган адымнан 112 тапкыр коткарган.
Республика Дәүләт Җыелышы утырышында шулай ук Башкортстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Михаил Закомалдин чыгыш ясады, ул 2024 елда төбәктә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау турында сөйләде.