Башкортстан матбугат чараларына язылу буенча ил төбәкләренең беренче өчлегенә керде. “Русия почтасы” төбәк идарәсе директоры Ленард Шәфыйков бу уңайдан үз фикерен җиткерде.
– “Русия почтасы” өчен матбугатка яздыру – иң мөһим социаль функцияләрнең берсе. Кешеләргә мәгълүмат алуга тигез мөмкинлекләр булдыру өчен компания кайсыбер категорияләргә язылуга ташламаларны саклый, язылу бәясен төшерү буенча даими рәвештә акцияләр үткәрә. Мәсәлән, февраль башында икенче яртыеллыкка вакытыннан алда язылу башланды. Яраткан басмагызга узган язылу чоры бәясе белән язылырга мөмкин, – диде Ленард Шәфыйков.
Бу эштә нәшрият белән хезмәттәшлек зур роль уйный, дип яза “Республика Башкортостан” басмасы.
– Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы күп еллар дәвамында безнең ышанычлы партнер булып кала. Без гәзит-журналларга язылуга дәртләндерә, аларга кызыксынуны арттыра торган уртак акцияләр үткәрәбез, – дип билгеләде идарә җитәкчесе.
Башкортстанның язылу буенча лидер төбәкләр рәтенә керүе – уртак эшнең закончалыклы нәтиҗәсе. Мондый алым язылу күләмен тәэмин итәргә һәм республикада матбугат базарына ярдәм итәчәк, дип нәтиҗә ясады Ленард Шәфыйков.