Курскида 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранына карата дорфа мөнәсәбәт өчен ашыгыч ярдәм фельдшеры һәм санитарына җәза билгеләгәннәр. Бу хакта төбәк хөкүмәте утырышы барышында Курск өлкәсе губернаторы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Белостоцкий хәбәр итте.
Фронтовик белән булган хәл турында 10 февральдә губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Хинштейн сөйләде. Пенсионерның кызы сүзләренчә, төнлә аның янына килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре егылып төшкән Бөек Ватан сугышы ветеранын идәннән күтәрүдән баш тартканнар һәм үзләрен тупас һәм дорфа тотканнар.
17 февральдә Белостоцкий фронтовикка барган бригадага карата хезмәт тикшерүе уздыру турында белдерде, аның нәтиҗәләре буенча фельдшер һәм санитар шелтәләр алган, шулай ук стимуллаштыручы түләүләрдән мәхрүм калган. "Шуңа күрә бухәлне контрольдә тотачакмын, һәрхәлдә, мондый очраклар булмасын өчен барысын да эшләячәкбез дип ышанам", — диде түрә. Бик күңелсез хәл... Аяз күгебез өчен көрәшкән ветераннарыбыз хөрмәткә һәм хәстәрлеккә лаек бит...
Чыганак: lenta.ru