Уйланырга урын бар
14 февраль 2025, 05:06

Туган телне заманча шартларда укып буламы?

Каран урта мәктәбендә үткән киңәшмәдә балалар тәрбияләүдә туган телдә чыгучы гәзит-журналларның роле зур булуын ассызыкладылар.

Туган телне заманча шартларда укып буламы?Туган телне заманча шартларда укып буламы?
Туган телне заманча шартларда укып буламы?

Каран урта мәктәбендә үткән киңәшмәдә балалар тәрбияләүдә туган телдә чыгучы гәзит-журналларның роле зур булуын ассызыкладылар.

 

Каран урта мәктәбендә туган тел укытучыларының "Туган телләрне саклау, үстерү һәм аны өйрәтү өчен заманча шартлар" темасына район киңәшмәсе үтте.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Җәмил кызы Мансурова 6 нчы класс укучылары белән Роберт Миңнуллин иҗатында туган як темасы турында сөйләштеләр. Җылы, эчтәлекле дәрес булды. Роберт абыйны белгән кешеләр гади, эчкерсез кеше итеп искә алалар да аны. Ә шигырьләре инде аның җырлап тора! Укучылар шигырьләрне сәнгатьле итеп укып анализ ясадылар, шагыйрьнең тормыш юлы сәхифәләрен барладылар.
Башкорт теле укытучысы – минем укучым Шәрифуллина Альбина Әнгам кызы "Туган илем-Башкортстан" исеме астында осталык дәресе күрсәтте. Ул эшлекле уен формасында үткәрелде.
"Вакытлы матбугатның балаларны тәрбияләүдә роле» темасына башлангыч класс укытучысы Резеда Рәсим кызы Мәүлетова эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, балалар тәрбияләүдә туган телдә чыгучы гәзит-журналларның роле зур булуын ассызыклады.
Каран мәктәбен тәмамлаган, бүген инде Акмулла исемендәге педагогия университетында укып йөрүче бик актив һәм сәләтле кыз – Алинә Сабитова

 "Буыннар бәйләнеше" темасына бик матур чыгыш ясады. Ул әлеге көндә бу мәктәптә практика үтә.
Әйткәндәй, Әмир мәктәбен тәмамлаган ике укучыбыз да бүген Каран мәктәбенең башлангыч сыйныфларында практикада.
Чарага Уфа фән һәм технологияләр университеты укытучылары килү дә мәртәбә өстәде. Алар филологик белем алган студентларның беркайчан һәм беркайда да югалмавы, алар арасында күренекле язучы-шагыйрьләр, атказанган укытучылар, гомумән, төрле һөнәр ияләре булуы турында әйтеп үттеләр. Һөнәри юнәлеш бирү эше белән дә укучылар алдында чыгыш ясадылар.
Каран мәктәбендә ветеран укытучылар да еш кунак. Бүгенге чарага да чакырылган иде алар. Барысы да шатланып килгәннәр!
Мәктәптә күп еллар инде "Салават күпере" театры эшләп килә. Бу юлы

Г. Гыйльманның "Булат нигә яхшы укый?" спектаклен карадык. Балалар үз рольләрен бик оста башкаралар!
Зөлфия Җәмил кызы күпкырлы эшләр алып бара, укучылары да бик иҗади һәм актив. Укытучының төрле конкурс, олимпиадаларда катнашкан һәм җиңү яулаган укучылары бихисап.
Гомумән, семинар бик эшлекле үтте. Каран мәктәбенең җылы атмосферасы әллә каян күренеп тора. Укучылар рәхәтләнеп укыр һәм төрле яклар үсәр өчен барлык шартлар да бар монда. Үзем дә Каран мәктәбен тәмамлаган кеше буларак шуны әйтә алам: бәхетле балалар укый монда! Киләчәктә дә мәктәп коллективына уңышлар юлдаш булсын! Лаеклы мәктәп, лаеклы коллектив, актив укучылар!

 

Ирина Ергизова.

Татар теле укытучысы.

Туган телне заманча шартларда укып буламы?
Туган телне заманча шартларда укып буламы?
Туган телне заманча шартларда укып буламы?
Туган телне заманча шартларда укып буламы?
Туган телне заманча шартларда укып буламы?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас