Башкортстан депутатлары Дәүләт Думасыннан авыл советларын саклап калуны сорады.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары Дәүләт Думасына җирле үзидарә турындагы федераль канунга төзәтмәләр кертү буенча фикер алышу кысаларында хат әзерләгән. Атап әйткәндә, республика парламенты рәисе Константин Толкачев Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинниковка тәкъдим белән хат юллаган.
Депутатлар фикеренчә, “ерак районнарда яшәүчеләрнең көндәлек проблемаларын хәл итүдә төп роль уйнаучы” авыл советларын саклап калу мөһим. Җирле үзидарәнең урындагы үзенчәлекләрен исәпкә алырга һәм халык белән эшләүнең нәтиҗәле механизмнарын саклап калырга кирәк, ди алар.
“Төбәкләргә муниципаль хакимият төзелеше дәрәҗәләрен үзләренә билгеләү мөмкинлеген карау мөһим. Бу халыкка муниципаль хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеген саклап калырга, торак пунктлар арасында инфраструктура элемтәсен тәэмин итәргә һәм территорияләрдә иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк”, – ди Корылтай рәисе Константин Толкачев.
Аның әйтүенчә, әле Башкортстанда 818 авыл советы бар. Алар халык белән хакимият органнары арасындагы элемтәне тәэмин итә. Авыл советлары уникаль функцияләрне үти: төзекләндерү һәм социаль характердагы мәсьәләләрне хәл итәләр.
Исегезгә төшерәбез: сенатор Андрей Клишас һәм Дума депутаты Павел Крашенинников тарафыннан эшләнгән җирле үзидарәне оештыруның гомум принциплары турындагы закон проектын Русия парламенты 2022 елның гыйнварында беренче укылышта кабул итте.
Документның бер яңалыгы шунда: ул авыл һәм шәһәр советлары вәкаләтләрен шәһәр һәм муниципаль округларга, шулай ук шәһәр эчендәге берәмлекләргә тапшырудан гыйбарәт. Тәкъдим ителгән үзгәрешләрне 2028 елга кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла. Яңа системага күчү акрынлап башкарылырга тиеш, ә җирле хакимиятнең барлык сайланган вәкилләре үз вәкаләтләре вакытын тутырганчы эшли ала, диелә документта.
Әгәр канун эшли башласа, илдә җирле идарәнең дуаль системасы (җирле үзидарә органнары урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итә ала, әмма, бер үк вакытта, җирле дәрәҗәдәге дәүләт бурычларын хәл иткәндә дәүләт белән бербөтен булып тора) гамәлдән чыгарылачак, бу шәһәр һәм авыл советларының юкка чыгуына китерәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл советларын саклап калу яки бетерү турындагы карарны төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш дип белдерде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та әлеге инициативага каршы чыкты һәм сугыш шартларында хакимият системалары турында фикер алышуның кирәк түгеллегенә басым ясады.