Уйланырга урын бар
12 февраль 2025, 09:15

2 яшьлек бала үзен машина эчендә бикләп куйган

Кемнәр ярдәмгә килде дип уйлыйсыз? 

2 яшьлек бала үзен машина эчендә бикләп куйган2 яшьлек бала үзен машина эчендә бикләп куйган
2 яшьлек бала үзен машина эчендә бикләп куйган

    Сибай шәһәрендә  2 яшьлек сабый кыз бала машина ишекләрен эчтән блокировкалап куйган. Аңа коткаручылар ярдәмгә килгән. Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген ашыгыч хезмәтләргә сабый баланың машинада эчтән бикләнеп калуы, ә әти-әнисенең  шунлыктан машина ишеген ача алмавы турында хәбәр килеп ирешкән.

   Коткаручылар тиз арада килеп җиткәннәр һәм махсус инструментлар ярдәмендә машинаны ачып, баланы әти-әнисенә тапшырганнар. Баксаң, зурлар сабыйны бала кәнәфиенә җайлап утырткан вакытта ачкычлар аның кулында булган икән. Бала ике тапкыр кнопкага баскан һәм ишекләр блокировкаланып, бикләнгән. Бала үзе йоклап киткән.

    Иң мөһиме – бар да исән. Беркемгә дә зыян килмәгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас