Уйланырга урын бар
11 февраль 2025, 11:12

Яшь укытучылар мәктәпкә килми

Ә бит педагогик кадрлар күп әзерләнә. 

Ни кызганыч, бүген яшь укытучылар мәктәпләргә эшкә барырга ашкынмый.

Республика Дәүләт Җыелышының фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Айбулат Хаҗин әйтүенчә, Башкортстанда укытучыларның нибары 11 проценты гына яшьләр.

– Без педагогик кадрларны күп әзерлибез. Башкорт дәүләт педагогия һәм Уфа Фән һәм технологияләр университетлары да барлык филиаллары белән бергә бу юнәлештә эшлиләр. Безнең республикада башлангыч сыйныф, рәсем, физкультура буенча күпсанлы укытучылар әзерләүче 12 педагогика көллияте бар. Әмма 35 яшькә кадәрге педагоглар бездә укытучыларның гомум санының нибары 11 процентын тәшкил итә, – дип аңлатты депутат.

Сүз уңае шуны да әйтеп үтик: 2025 елдан башлап мәктәпләрнең 45 яшькә кадәрге яшь җитәкчеләре 690 мең сумлык 50 грантка исәп тота ала. Ел саен меңнән дә ким булмаган укытучы 56 мең сум күләмендә шифаханә-курорт хезмәтләренә сертификатлар алачак, бу хакта педагоглар үзләре сорады, диде Радий Хәбиров узган ел Дәүләт Җыелышы – Корылтайга юлламасында.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас