Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
7 февраль , 11:11

Атнаның бу көннәрендә кешеләр үзләрен бәхетле тоя

Сез дә бу көннәрдә бәхетлеме? Тикшереп карагыз әле.

grodno24.com
grodno24.com

Атна көне һәм вакыты безнең кәефкә йогынты ясый икән. Моны Лондонның Университет көллияте галимнәре ачыклаган.

Алар кешеләрнең үзләрен кайчан иң тыныч һәм бәхетле итеп тоюларын ачыкларга булган. Экспертлар COVID-19 буенча социаль тикшеренү мәгълүматларын өйрәнгән. Ике ел эчендә 50 000 өлкән яшьтәге кеше сораштыруларда катнашкан. Галимнәр якынча 1 миллион җавап алган.

Нәтиҗәдә шул ачыкланган: бак дисәң, кешеләр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә үзләрен иң бәхетле итеп тоя икән. Ә ял көннәрендә канәгатьлек дәрәҗәсе тотрыксыз. Шул ук вакытта тикшеренүдә катнашучылар иртәнге якта үзләрен яхшырак хис иткән, ә төнгә таба кәеф төшүе сизелгән.

Шулай ук күңел халәте ел мизгеленә дә бәйле. Кешеләр җәй көне үзләрен бәхетлерәк тоя.

Ә сез бу нәтиҗәләр белән килешәсезме?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: