Уйланырга урын бар
7 февраль 2025, 04:24

Абортларны тулысынча тыярга тәкъдим итәләр

Ай-һай, бу эш барып чыгармы икән? 

Вологда өлкәсе властьлары абортларны тыю турында фикер алышырга теләгәннәр, шул исәптән шәхси клиникаларда да. Бу хакта губернатор Георгий Филимоновка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Без бу айда өлкә хөкүмәте базасында баш табиблар һәм директорлар, шулай ук шәхси медицина оешмалары акционерлары белән зур киңәшмә үткәрәчәкбез, анда хәтта шәхси клиникаларда да абортлардан баш тарту кирәклеге турында сүз алып барачакбыз", – дигән Филимонов.

Моңа кадәр Русиядә абортларны мәҗбүри медицина страховкасы (ОМС)  полисы буенча гына ясарга тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов белдергәнчә, йөклелекне өзүгә ОМС фонды акчалары күләме дәүләт клиникаларына гына түгел, ә барлык таләпләрне үтәсәләр, шәхси клиникаларга да юнәлдереләчәк. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас