Уйланырга урын бар
6 февраль 2025, 10:57

Ратмир Мәүлиев Уфа мэры постында күпме акча эшләвен әйтте

Башкала җитәкчесенең хезмәт хакы күпме дип уйлыйсыз?

ufa.mk.ruufa.mk.ru
ufa.mk.ru

Бүген, 6 февральдә, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев матбугат конференциясе үткәрде.

Анда айга күпме акча эшләве турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, хезмәт хакы аена 250 мең сум тирәсе чыга. Бу суммага өстәмә премияләр дә керә.

– Минем декларацияләр соңгы елларда закон нигезендә ачыктан-ачык әйтелми, бу махсус хәрби операциягә дә бәйле, – дип аңлатты Мәүлиев. – Уртача хезмәт хакым аена 250 мең сум тирәсе.

Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин указына ярашлы, инде ике ел түрәләрнең керемнәре турындагы декларация бастырылмый. Закон буенча МХО зонасына баручы түрәләр керемнәр турында белешмәләр бирергә тиеш түгел.

Матбугат конференциясендә Ратмир Мәүлиев шулай ук Уфа буенча уртача хезмәт хакын да атады: бүгенге көндә ул 90 мең сумнан артып китә, диде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас