Гражданлык хәле актлары турындагы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Шулай дип хәбәр иттеләр Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында.
Әгәр никахлашучы затларның берсе генә булса да чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган зат булса, ЗАГС органнары алар турындагы белешмәләрнең контрольдә тотыла торган затлар реестрына кертелмәвен тикшерәчәк. Тикшерү никахны теркәүгә гариза биргәндә, шулай ук никахны теркәү турында акт язганда үткәреләчәк.
Әгәр потенциаль кияү яки кәләш турындагы мәгълүмат контрольдә тотыла торган затлар реестрына кертелгәнлеге ачыкланса, аларга никахны теркәүдән баш тартылачак.
Исегезгә төшерәбез, контрольдә тотылучы затлар реестрына Русия Федерациясендә законлсыз яшәгән чит ил гражданнары турында белешмәләр кертелә.