Уйланырга урын бар
1 февраль 2025, 01:05

Йомшак уенчыклар белән бик хәтәр мавыккан шул

Йомшак уенчыклар белән мавыккан хатын аларны тагы да күбрәк алыр өчен үзенең киемнәрен сата башлаган... Акылы җиңеләйгәндер инде!

Йомшак уенчыклар белән бик хәтәр мавыккан шулЙомшак уенчыклар белән бик хәтәр мавыккан шул
Йомшак уенчыклар белән бик хәтәр мавыккан шул

27 яшьлек Меган Голдбергер киң билгеле бер компания уенчыклары коллекциясен узган елның февралендә җыя башлавы турында сөйләгән. Шул вакыттан алып ул 150 данә сатып алган һәм аларга биш мең доллар (491 мең сум) сарыф иткән. Голдбергер сүзләренчә, элегрәк ул ниндидер мизгелдә уенчыклар өчен үз киемнәрен сата башлаячак, дип шаярткан. Ләкин хәзер ул шулкадәр ярлыланган ки, чыннан да кием-салымын сатып ята икән.

Хатын-кыз сүзләренчә, уенчыклар аның эчке бала күңеленә күренергә ярдәм итә. Аңа аларга исем бирү дә ошый икән. Аның Флинн аждаһасы, Мисс пекан куян һәм Мистер Уиппи туңдырмасы бар. Голдбергер производстводан алынган уенчыкларны табып сатып алырга һәм төрле кибетләрдә уникаль дизайннарга тап булырга яратуын, билгеләп үтте.

Хәзер хатын-кыз үз коллекциясенә тулы бер йортны багышлау өчен әти-әнисеннән китәргә хыяллана. Ул интернетта күп кешеләрнең ни өчен аның хоббиларын гаепләвен аңламый. Голдбергер фикеренчә, социаль челтәрләрдә алкоголь һәм наркотиклар культурасын алга этәргәнче, уенчыклар турында видео чыгару яхшырак.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Московский комсомолец".

Йомшак уенчыклар белән бик хәтәр мавыккан шул
Йомшак уенчыклар белән бик хәтәр мавыккан шул
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас