Укытучының уку йөкләмәсе атнага 18 сәгатьтән артык яки социаль педагоглар һәм тәрбиячеләрнең эше 36 сәгатьтән күбрәк булса - түләнергә тиеш. Мондый тәкъдим белән хатны Русия Мәгариф министрлыгына «Укытучы» профсоюзы юллаган.
Документ барлыкка килүнең сәбәбе - Мәгариф министрлыгы боерыклары проектлары буенча иҗтимагый фикер алышу тәмамлану икән, ләбаса. Аларның берсе - "педагогик хезмәткәрләрнең эш вакыты озынлыгы турында". Документ проекты, укытучылар фикеренчә, мәгариф системасына тискәре йогынты ясаячак, "педагогик хезмәткәрләр хезмәтенә түләүнең абсолют дискриминацион системасын беркетеп", яки педагогларның хезмәт хакларын киметүгә китерәчәк.
Укытучылар уртача хәзер 1,5-2 ставкага эшли, дип искәртте Гомумрусия мәгариф профсоюзы рәисе урынбасары Михаил Авдеенко.
"Моның ике билгеле сәбәбе бар - кечкенә хезмәт хаклары, шуның аркасында кешеләр ни дә булса алу өчен үзләренә өстәмә эшләүне сайлый. Һәм икенче сәбәп - укытучылар җитмәү. Чөнки мондый хезмәт хакына әле яңа гына педвузларны тәмамлаган мөгаллимнәр укытырга бармый. Нәтиҗәдә, укытучылар берничә фән укытырга мәҗбүр", - диде ул.
Ләкин оешма Рәисенең тагын бер урынбасары, Татьяна Куприянова, артык эш өчен түләү тәкъдименә шикләнеп карады.
"Минемчә, мондый норма ничек юк, шулай булмаячак. Кадрлар кытлыгы сәбәпле, уку елы дәвамында укытучыларның эшен законнар өстәмә хезмәткә кертми. Анда өстәмә түләү - экстремаль очраклар өчен генә. Педагоглар хезмәтенә лаеклы түләү проблемасын хәл итүнең өстәмә ысулларын эзләргә кирәкми", - дип ассызыклады ул.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Известия".