Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
28 гыйнвар , 10:57

Ашыгыч ярдәм машинасыннан сөйрәп чыгарганнар

Сәбәбе нидә икән?

Язгөл Сафина
Фото:Язгөл Сафина

Кузбасста Кемерово шәһәрендә яшәүче ир-атны ашагыч ярдәм машинасыннан чыгарып ыргытканнар. Ир-ат белән булган бу очракны видеога төшереп алганнар, аны “Инцидент Кузбасс” Телеграм-каналы бастырган.

Видеороликтан күренүенчә, ике фельдшер машинанын алгы утыргычына күчеп утыра. Водитель исә салоннан чыга да пациентка юллана. Ул аны сөйрәп чыгара. Пациент асфальтка егыла.

Ngs42.ru мәгълүматы буенча, Кемероводагы ашыгыч ярдәм хезмәткәре һушын югалтуга зарланган пациентны сөйрәп чыгарган, нәтиҗәдә авыру иңбашын каймыктырган һәм полициягә эләккән.

Медиклар версиясе буенча исә пациент исерек булган, фельдшерларны мыскыл иткән, шулай ук ашыгыч ярдәм машинасы җиһазларын ватарга тырышкан.

Кемерово проукратурасы бу очрак белән кызыксынган. Анда тикшерү оештырылган.

Әйтәләр бит Русиядә ике бәла – исәрләр һәм юллар, дип. Ә мин бу ике бәлагә тагын берне өстәр идем, ул да булса исерекләр бәласе...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: