Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
24 гыйнвар , 12:47

Әйбер сатып алганда кешенең банк картасына акча күчерәсезме?

Әйе... 

Базарларда яисә зур булмаган кибетләрдә төрле әйберләр сатып алганда телефон аша акча күчерүләр күптән гадәти хәлгә әверелде. Әмма моның хәвефле икәнен онытмаска кирәк. Бу хакта Мәскәүнең “Защита” адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов кисәтә.

"Акчаларның мондый рәвешле күчерелүен товар яки хезмәт өчен түләү дип бер яклы билгеләү мөмкин түгел. Димәк, бу ирекле акчалата иганә булуы ихтимал", – ди Миронов.

Бу акчаларның ничек тотылуы аңлашылмый, дип өстәде эксперт. Мөгаен, алар сатучының кеременә барыр, әмма җинаятьче-террорчыларга күчерелүе дә ихтимал. Мондый сценарий очрагында гади сатып алучының террорчылыкка булышчылар арасында булу куркынычы бар, бу җинаять җәзасы һәм ун елга кадәр төрмә срогы белән яный.

Шул ук вакытта Миронов белдерүенчә, хокук саклау органнары мәсәлән, базарда яшелчә сатып алып, җинаять ниятеннән башка бер тапкыр нәрсәдер сатып алган кешене хөкем ителүчеләр эскәмиясенә озатулары икеле, әмма  җинаять эшек кузгатылган очракта процесста вакыт һәм нервларын югалту куркынычы шактый зур, дип белдерә.

Соңгы арада Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк кисәтүенчә, аферистлар үзләрен еш кына хокук саклаучылар таныштыра  һәм русиялеләрне янәсе аларның банк счетларыннан һәм карталарыннан экстремизм һәм террорчылыкны финанслау өчен чит илгә акча күчерүләре белән куркыта башлаган.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: