Уйланырга урын бар
24 гыйнвар 2025, 04:42

Әстерханда 10 яшьлек малай белән 13 яшьлек кызның туе узган

Әстәгъфирулла тәүбә!

Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Социаль челтәрләрдә кече яшьтәге чегән балаларының туйларын тасвирлаган видеоязмалар  таралды. Кешеләр мондый иртә мәхәббәт союзларына опека органнарының игътибар итүен таләп итә.

Малайга – 10, кәләшкә – 13 яшь. Искитмәле матур бизәлгән ресторан, чәчәкләр, фейерверклар, биюләр, халык ритуаллары. Социаль челтәрләрдә мондый туй тусовкалары еш очрый. Кешеләр ике лагерьга бүленгән. Берәүләр шок кичереп, опека органнары игътибарын таләп итә, укучыларның (алар бит әле мәктәптә укый!) гаилә тормышын мәктәп белән ничек җайлаштыруларын уйлап баш вата, икенчеләр моны гадәти кабул итә, нишлисең имеш, һәр халыкның үз традицияләре һәм  гореф-гадәтләре. Кайберәүләр шундый күркәм туйларны нинди акчага үткәрүләре белән кызыксына.

Туйлар чыннан да бик купшы. Кыйммәтле рестораннарда яисә шәһәр читендәге йортларда, алтын йөгертелгән киемнәрдә, йөзәр кунакларга сый әзерләп, алып баручы һәм артистлар белән.  Русиядә рәсми рәвештә андый никахларны теркәү тыелган, шуңа кешеләр туйлар бары тик чегән халкы традицияләре буенча үткәрелә, дигән фикердә. Булачак кияү белән кәләшне балачакта ук димлиләр. Туйдан соң яшьләр, гадәттә, кияү йортында яши. Кәләш традицияләр буенча иренең әнисе  бурычларын үти: бар гаиләгә ашарга пешерә, йортны җыештыра.

Күп тә үтми Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина чегән җәмгыятьләрендә балаларны тәрбияләү мәсьәләсен күтәрергә чакырды. Ул Әстерханда сигез (кайдадыр 10 яшьлек, дип язалар. – Авт.)һәм унөч яшьлек балаларның туена карата үз фикерен белдерде.

"Бу очракта ресторанда чара уздыру белән беркем дә закон бозмады. Әмма бу милли традиция –кечкенә балалардан гаиләләр кордырту аларны балачактан мәхрүм итә. Икенче яктан, балалар белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителә. Өченче яктан, әлеге балалар, олыгаеп, бер үк вакытта Русия Федерациясе гражданнары булып торалар, безнең Русия законнары буенча яшәргә тиешләр”, — дип билгеләде Останина.

Шул ук вакытта парламентарий билгеләп үткәнчә, нинди дә булса закон кабул итү күзлегеннән бу хәлгә йогынты ясау мөмкин түгел.

"Чөнки алар ЗАГСның рәсми органнарына мөрәҗәгать итмәгәннәр. Ләкин, ахыр чиктә, без ничектер иҗтимагый киңлектә бу хакта фикер алыша башларга тиеш. Бездә милләтләр эшләре буенча агентлык кайда? Ни өчен чегән җәмгыятьләре җитәкчеләрен өстәл артына утыртмыйлар һәм алардан XXI гасырда цивилизацияле дәүләттә яшәүче балаларның да балачаклы булу, мәктәпкәчә, мәктәп һәм югары белем алу, социализацияләнү хокукына ия булырга тиешлеге өчен сорый башламыйлар. Без бу фикер алышуны башларга тиеш", – дип өстәде Останина.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы /lenta.ru

 



Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас