Уйланырга урын бар
24 гыйнвар 2025, 10:10

Иң зур айсберг урыныннан кузгалган

Антарктидадан Британия ярларына таба дөньядагы иң зур айсберг йөзә башлаган.

Иң зур айсберг урыныннан кузгалганИң зур айсберг урыныннан кузгалган
Иң зур айсберг урыныннан кузгалган

А23 дип аталган гаять дәү айсберг Антарктидадан төньякка - Көньяк Георгия утравына - таба юл алган. Әлеге утрау Бөек Британиянең диңгез буе территорияләренә керә. Утрау кеше авыр үтәрлек һәм кыргай табигать оҗмахы дип атала.
Галимнәр 3500 квадрат километрлы боз гигантының коры җиргә килеп бәрелеп, кисәкләргә ватылуы ихтималлагын күз уңыннан ычкындырмый. Югыйсә, аның зур һәлакәт китерүе, тереклеккә төзәлмәслек зур зыян салу куркынычы бар.
Айсберг әлеге вакытларда утраудан 280 километр арада тора. Дөньяның бөтен тикшерүчеләре, диңгезчеләр аның кайсы якка һәм ничек йөзүен күз уңыннан ычкындырмый.
А23 хайваннар, аеруча, пингвин һәм тюлень колонияләре өчен зур куркыныч тудыра. Аларның яшәгән урыннарыннан мәхрүм калу куркынычы бар. Мәсәлән, 2004 елда Ф38 айсбергы утраудагы сай урынга килеп утыргач, пингвиннарның меңнәрчә кошчыклары, тюленьнәрнең меңнәрчә балалары ачлыктан һәлак булган. А23 диңгез эчендә өлешләргә ватылган хәлдә дә куркыныч белән яный, дип саный галимнәр. Әйткәндәй, дөньяда мондый зур бозлыкны буксирга алып, читкә алып китәрдәй көчкә ия булган танкер юк икән. Бары тик диңгез агымының бозлыкны үзе белән читкә алып китәренә генә өмет бар.
Кешелекне афәтләрдән үзең сакла, Бөек Затыбыз!

Фото: kun.uz

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас