Уйланырга урын бар
23 гыйнвар 2025, 14:50

Үзмәшгульләргә түләүле "больничный" бирерләрме?

Бүген үзмәшгуль кеше авырып китсә яки ялга китәргә теләсә, ул бернинди түләүләргә дә өмет итә алмый.

doctorpiter.rudoctorpiter.ru
doctorpiter.ru

Замана башка – заң башка, диләр. Хезмәт базары да әнә шул заманга яраклашып яши. Бүген теге яки бу һөнәргә сәләте булганнарның бер өлеше, үз эшен ачып, табыш алуны өстен күрә. Соңгы саннарга күз салсак, республикада үзмәшгульләрнең саны 250 меңнән артык. Алар арасында тәм-том пешерүчеләр, репетитор, чәч кисүче, тырнак-каш ясаучылар, фото-видеога төшерүче, ремонт эшләүче, юридик һәм башка төр хезмәтләр күрсәтүчеләр бик күп.

Үзмәшгуль булып теркәлгәннәр өчен салым түләүнең махсус режимы каралган. Алар юридик затлар белән эш итсә, табышының – 6 проценты күләмендә, шәхси затлар белән эшләгәндә, 4 проценты күләмендә салым түли. Үзмәшгульләр салымнарны үз эшчәнлекләреннән алынган керемнәрдән генә түли. Әгәр керем булмаса, берни дә түләргә кирәкми. Әйткәндәй, үзмәшгульнең кереме елына 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш.

Аннары, әгәр үзмәшгуль кеше авырып китсә яки ялга китәргә теләсә, ул бернинди түләүләргә дә өмет итә алмый. Әмма тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга ихтимал: бер уйламаганда авырып китүең бар яки, гаилә әгъзасы чиргә юлыгып, аны карарга кирәк булганда эшне туктатып торырга туры килергә мөмкин. Мондый вакытта инде, әгәр үзмәшгульнең табыш ала торган башка чыганагы булмаса, акча мәсьәләсе тыгызга туры килмәгәе...

Әнә шул очракларны күз уңында тотып, үзмәшгульләргә түләүле “больничныйлар” бирергә тәкъдим итәләр. Бу – Русия Хезмәт министрлыгының инициативасы. Тәүдә ул сынау төрендә булачак. Эксперимент 2026 елның гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр үткәреләчәк. Аның кысаларында үзмәшгульләр авырып киткән, имгәнгән яки гаиләнең авыру әгъзасын караган очракта вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие ала алачак. Экспериментта катнашу өчен үзмәшгуль кеше страховка взнослары түләргә тиеш була.

Закон проектында әйтелүенчә, үзмәшгульгә страховка суммасы күләмен сайлау мөмкинлеге бирелә. Ике вариант тәкъдим ителә – 35 мең һәм 50 мең сум. Страховка взносы тарифы страховка суммасының 3,84 проценты күләмендә билгеләнә. Стаж һәм башка күрсәткечләрне исәпкә алмыйча, шартлы рәвештә хисапласак, страховка суммасы 35 мең сум булганда айлык взнос күләме 1344 сум тәшкил итәчәк. Ә 50 мең сумны сайлаганда 1920 сум түләргә кирәк була. Бу инде, страховка суммасына карап, бер ел эчендә 16128 сум яки 23040 сум түләргә дигән сүз. Иминият суммасы күләмен елына бер тапкыр сайларга мөмкин.

Түләүле больничный шунда ук бирелми. Взносларны алты ай буена өзлексез түләгәннән соң, страховканың гомум суммасыннан 70 процентка кадәр пособие алып булачак. Ә 100 процент күләмендәге түләүләр бер елдан соң гына бирелә. Шулай ук хезмәт стажы да исәпкә алына. Мәсәлән, 8 елдан артык рәсми эш стажы булган үзмәшгуль 100 процентка исәп тота ала. Стаж 5 елдан 8 елга кадәр булганда – 80 процент, 5 елдан кимрәк булганда 60 процент күләмендә түләнә.

Больничныйда булган, ягъни хезмәткә вакытлыча яраксызлык чоры өчен взнослар түләмәү хокукы бирелә. Шулай ук взносларны өзлексез керткәндә һәр алты ай дәвамында бер календарь ай өчен дә түләмәскә мөмкин.

Страховка взносларын 18 һәм 24 айдан артык түләп тә, бу чорда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие алмаганнар өчен айлык түләүгә ташламалар карала. Ул 10 процент һәм 30 процент тәшкил итәчәк.

Үзмәшгульләр һәм страховкалаучы, ягъни Русия Социаль фонды арасындагы хезмәттәшлек “Минем салым” кушымтасы һәм фондның электрон сервислары ярдәмендә алып барылачак.

Юрист Алина Шлеева аңлатуынча, үзмәшгульлек институты мәшгульләрне “күләгәдән чыгару” өчен кертелде. Бүген илдә үзмәшгульләр саны 10 миллионнан артып китте, димәк, “аларның социаль гарантияләрен көчәйтү буенча чаралар күрергә кирәк”, ди ул.

Әмма бу эксперимент барлык үзмәшгульләргә дә кагылмаячак, искәрмәләр дә бар, ди “Самозанятые РФ” компаниясе юристы Мария Илюхина.

“Үзмәшгульлек бердәнбер керем чыганагы булырга тиеш һәм бу керем милекне арендага бирүдән булмаска тиеш. Үзмәшгуль берничә төр эшчәнлектән керем алса, ул милекне арендага тапшыру керемнәрнең төп чыганагы булмавын расларга тиеш. Шул ук вакытта үзмәшгульнең сайлау хокукы булачак: ул я гомум кагыйдә буенча мәҗбүри страховкалау, я эксперимент кысаларында страховкалау. Бу хокук белән файдалану өчен Русия Социаль фондына тиешле гариза җибәрергә кирәк була. Гаризаны я кәгазьдә, я электрон рәвештә “Минем салым” яки “Госуслуги” кушымтасы аша җибәрергә мөмкин. Хезмәткә вакытлыча яраксызлык өчен түләү больничный ябылганнан һәм Социаль фонд үзмәшгульләрдән түләүгә ризалык алганнан соң ун эш көне дәвамында башкарыла”, – ди юрист.

Хезмәт министрлыгының яңа закон проекты эшкуарлык эшчәнлеге һәм социаль яклау арасында баланс табу омтылышы кебек күренә, әмма аны уңышлы тормышка ашыру күп факторларга бәйле, ди экспертлар. Әлеге идеягә карата белгечләр төрле фикердә.

– Финанс тотрыклылыкка өстенлек бирүчеләр һәм чирләп китү очрагында үзен хәвефсез хис итәргә теләүчеләр өчен мондый мөмкинлек кызыклы булуы ихтимал. Әмма түбән керемле үзмәшгульләр өчен айлык взнослар авыр йөккә әйләнергә мөмкин, – дип кисәтә Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитет әгъзасы Никита Чаплин. – Әгәр кеше заказдан заказга гына яки тотрыклы табышсыз яшәргә күнеккән икән, ул  очракта даими күчерелергә тиешле страховка взносының зур булмаган суммасы да кемгәдер күтәрә алмаслык булып тоелырга мөмкин.

Еш кына үзмәшгульләр, авырып китсәләр дә, керемнәрен югалтмас өчен соңгы көчләренә кадәр эшләүләрен дәвам итәләр. Хәзер аларның, бик күп булмаса да, финанс ярдәме алачагын белеп, үз сәламәтлекләренә ныграк игътибар юнәлтү мөмкинлеге барлыкка килә, диләр экспертларның бер төркеме.

– Әмма җитди авырулар вакытында страховка суммасы еш кына җитәрлек булмый, – дип искәргә юрист Давид Адамс. – Шуңа мондый система өстәмә ярдәм чарасы гына булып хезмәт итә ала. Тәкъдим ителгән страховка түләүләрен дәвалануга чыгымнарны тулысынча компенсацияләүгә гарантия дип санарга ярамый. Шуңа программага кушылганчы табыш һәм хәвефләрне җентекләп үлчәргә кирәк.

Түләүләр күләмен үзмәшгуль кешенең стажына бәйләү дә борчу тудыра, дип ассызыклый “Яңа хезмәт” бәйсез профсоюзның мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Мария Коледа. Аның фикеренчә, стажга карап түләү үзмәшгульләрнең финанс хәлен начарайта һәм, гомумән, үзмәшгульлек институты идеясенә каршы килә.

– Кешеләр керемгә салым түлиләр һәм пенсия белән тәэмин итү, медицина ярдәме мәсьәләләрендә үзләрен үзләре тәэмин итәргә тиеш. Үзмәшгульләр өчен шартларны акрынлап катгыйлату аларны икътисадның соры зонасына китәргә мәҗбүр итәчәк, – ди Коледа.

Бер сүз белән әйткәндә, яңа схеманың өстенлекләре дә, кимчелекләре дә бар, ди Никита Чаплин.

– Үтә күренмәле кагыйдәләр булмаса, теләсә нинди яхшы идея дә реаль файдага исәп тоткан кешеләр өчен каршылыклар полосасына әверелергә мөмкин, – ди эксперт.

Үзмәшгульләр ни ди?

Вадим Хәйретдинов, сайтлар эшләүче:

– Дөресен әйткәндә, авырганда дәваханәгә йөрисе килми. Үзеңә үзең больничный алсаң да, барыбер эшләргә кирәк. Минем очракта, клиентлар чирләп терелгәнемне көтмәячәк. Аннары, бүген терапевтка эләгү өчен ике атна алдан язылырга кирәк. Ул вакыт эчендә терелеп бетәсең. Бәлки, мин яшь булганга шулай уйлыймдыр. Кем өчендер, чынлап та, файдасы тияргә мөмкин.

Альбина, тортлар пешерүче:

– Үзмәшгульләр өчен шактый кызыклы мөмкинлек дип уйлыйм. Миңа калса, бу үзмәшгуль кешенең эшчәнлегенә тулылык бирә, ышаныч өсти. Балалар бәләкәй булгач, алар чирләгәндә еш кына заказлардан баш тартырга туры килә. Менә әле ике атна дәваханәдә ятып чыктык. Бу эксперимент эшли башласа, сынап карарга кирәк дип уйлыйм.

Айдар, водитель:

– Мин сәламәт тормыш алып барам. Гомумән, чир турында уйларга яратмыйм. Әмма еш чирли торган кешеләрне беләм. Үзмәшгульләр арасында шундыйлар бар икән, бу проект аларга файдалы булырга мөмкин. Ә әлегә мин акчаны, взнос итеп түләү урынына, гаилә өчен тоту яклымын. Эксперимент башланса, күзәтеп барачакмын. Үзен аклый икән, киләчәктә, бәлки, уйлап карармын. Ни дисәң дә, яшь бара, сәламәтлек тә мәңгелек түгел.

Ә сез бу инициатива үзен аклар дип уйлыйсызмы? Фикерләр көтеп калабыз.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас