Узган тәүлектә республика халкы мошенникларга 7 миллион сумнан артык акчасын биргән.
Республиканың эчке эшләр органнарының дежур частьларына мошенниклык турында 15 хәбәр килгән.
Уфа шәһәре буенча 10нчы санлы полиция бүлегенә мошенниклык турында гариза белән 60 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул узган елның җәендә кием сату белән шөгыльләнүче хатын-кыз белән танышкан. Яңа танышы чит илдә сатып алулар белән шөгыльләнгән, әмма сәүдә табыш китермәгән. Шуннан эшкуар, яңа ахирәтенә мөрәҗәгать итеп, чит ил банкының акчаларын чыгарырга ярдәм итүен сораган. Мөрәҗәгать итүче Интернет челтәре киңлекләрендә ярдәмләшергә вәгъдә иткән “банк хезмәткәрен” тапкан. Биш ай дәвамында уфалы шәхси акчаларын керткән, әмма җавапка буш вәгъдәләр генә килгән. Акчалар беткәч, ялган ачыла да бит... Әмма акча керергә тиешле счет ябылган була. Зыян күрүче аферистларга барлыгы 4,5 миллион сумга якын акча күчергән.
Тагын бер корбан – шәһәрнең югары уку йортларының берсендә эшләүче 65 яшьлек преподаватель. Аңа мессенджерларның берсенә ректордан хәбәр килә. Анда вузда тикшерү көтелә һәм тиздән аңа имеш тикшерүчеләр шалтыратачак диелә. Шалтыратучы аферистлар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыра. Алар укытучыны 1 миллион сум күләмендәге шәхси акчаларын “хәвефсез исәпкә” күчерергә күндерә...
“Уяу булыгыз! Сезгә карата законсыз операция ясалуы турында шикле шалтырату килгән очракта әңгәмәне өзәргә киңәш ителә. Акчаларыгызны хәвефсез исәпкә күчермәгез, таныш булмаган затларга телефон аша шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук банк реквизитларын хәбәр итмәгез, телефоныгызга таныш булмаган затларның тәкъдимнәре буенча сезгә таныш булмаган кушымталар куймагыз. Акчаларыгызны билгесез реквизитлар буенча күчергәндә уяу булыгыз”, – дип искәртәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.