Бөтенләй бушка эшләтерләр иде...
Стәрлетамак балалар йортында тәрбияче булып эшләүче ханымны стимуллаштыручы өстәмә түләүдән законсыз рәвештә мәхрүм иткәннәр!
Эшне Башкортстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшергән. Ведомство хезмәткәрләре “Виктория” ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга гаилә тәрбиясе ярдәмен күрсәтү үзәге хезмәткәренең хокукларын бозу турында хәбәр иткән мөрәҗәгатен караган.
Тәрбияче шикаятьтә күрсәткәнчә, 2024 елның ноябрендә аңа окладка персональ күтәрү коэффициентын түләми башлаганнар. Дәүләт хезмәт инспекциясе белгечләре ачыклавынча, бу стимуллаштыручы түләү суммасы хезмәткәргә эш бирүче боерыгы белән бер ел элек 2024 елның 31 декабренә кадәр билгеләнгән булган, әмма узган елның 1 ноябрендә окладларны арттыру турындагы яңа боерык белән бәйле рәвештә аны вакытыннан алда «гамәлдән чыгарганнар». Ләкин закон буенча бу эшчене авыр матди хәлгә куйган.
"Бу уңайдан эш бирүчегә карата кисәтү ясалды. Әлеге мөрәҗәгатьне караганда без балалар йортының эшчәнлек нигезе булган тәрбиячеләр өчен учреждениедә иң түбән ППК билгеләнүенә игътибар иттек, – ди Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина. — Безгә мөрәҗәгать итүченең, мәсәлән, бу окладка карата нибары 0,54. Шул ук вакытта финанслар белән, әмма балалар белән эшләмәүче башка вазифадагыларның стимуллаштыручы өстәмә түләү окладка карата 2,03-2,2 тәшкил итте».
Һәр җирдә дә тикшерү җитмидер инде... Кайсы очракта да, югары эш хакларын җаваплы һәм авыр эшне эшләүчеләр түгел, акча өстендә утыручылар ала кебек.