Уйланырга урын бар
18 гыйнвар 2025, 04:05

Уфада фатир арендасы чиреккә кыйммәтләнде

«Фатирлар дөньясы» порталы былтыргы нәтиҗәләре буенча фатир арендалау бәясе динамикасын билгеләү өчен, Русиянең 70 эре шәһәрендә күчемсез милек базарында бәяләрне тикшерде.

Уфада фатир арендасы чиреккә кыйммәтләндеУфада фатир арендасы чиреккә кыйммәтләнде
Уфада фатир арендасы чиреккә кыйммәтләнде

Портал билгеләп үткәнчә, аренда базарында бер ел эчендә ихтыяҗ да, тәкъдим дә, бәяләр дә арткан. Ставкалар сәнәгать шәһәрләрендә аеруча көчле үскән, ләбаса... Алар әле бер ел элек түбән иде әле.

Уфада ел ахырында шәһәр буенча уртача бәяләр менә мондый булган:

Бер бүлмәлеләр - аена 24 198 сум (бер елга+23%);

Ике бүлмәле - аена 30 763 сум (+20,2%);

Өч бүлмәле - аена 41 722 сум (+23,2%).

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: sobaka.ru.

Уфада фатир арендасы чиреккә кыйммәтләнде
Уфада фатир арендасы чиреккә кыйммәтләнде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас