Яңа елдан кайсыбер дәүләт пошлиналары артты.
Хәзер аерылышу кыйммәткә төшә, чөнки Русиядә аерылышу өчен пошлиналар сигез тапкырга диярлек артты: 650 сум урынына 5000 сум түләргә туры киләчәк.
Фамилияне яки исемне алыштырганда да шундый ук пошлина түләттерәчәкләр.
ЗАГС архивларыннан белешмәләр алырга туры килсә, 200 сум урынына 350 сум акча әзерләргә кирәк.
Ә менә никахлашу өчен дәүләт пошлинасы шулай ук калды. Аның суммасы – 350 сум.
Әйткәндәй, 25 гыйнвардан чит ил кешеләре өчен Русиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алу тәртибе катлауланды: русиялеләр белән “фиктив” никахлар гына хәзер ярдәм итми – никахлашкан көннән алып ким дигәндә 3 елдан соң гына бирелә башлый. Ә никах дөреслеккә туры килми дип танылган очракта яки аны өзгәндә рөхсәт гамәлдән чыгарыла.