Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 гыйнвар , 11:21

Тәрбиячеләр "тихий час" вакытында табын корганнар

Менә сиңа мә!

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Салехардта яшәүче бер хатын балалар бакчасында йокы вакытында тәрбиячеләрнең табын коруларына зарланган. Бу хакта “Подъем” Телеграм-каналы хәбәр итә.

Ана кеше сөйләвенчә, ул бакчага кыз артыннан килгән һәм өстәлләрдә спиртлы эчемлекләр, кабымлыклар күргән.

“Бүген мин “тихий час” вакытында (балаларның киемнәре утыргычларда эленеп тора) эш көне уртасында тәрбиячеләрнең  спиртлы эчемлекләр эчүләренә шаһит булдым. Бу безнең балалар караучысыз калган дигәнне аңлата”, – дип сөйли ул.

Балалар бакчасында әлеге моментта тикшерү оештырылды дип ышандырганнар. Анда моңа кадәр нинди дә булса конфликтлар һәм ата-аналар ягыннан шикаятьләр  булмавын  аңлатканнар.  Шәһәр мәгариф департаментында шулай ук хезмәт тикшерүе баруы турында хәбәр иткәннәр.

Чыганак: lenta.ru 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: