Күп фатирлы йортның түбәсен кардан, боз катламыннан һәм бозбармаклардан идарә итүче компания чистартырга тиеш.
Торак фондының техник файдалану кагыйдәләре буенча, кыек кирәк булган саен боз катламыннан һәм бозлардан тазартыла. Түбәндәгеләрдән тыш, йомшак түбәләрне кардан чистартмыйлар:
Су агызу системасы тышта урнаштырылган булса, түбәне кардан даими чистартып торырга кирәк. Кар катламы 30 сантимертдан артык җыелырга тиеш түгел. Җылыта башлагач, карның калынлыгына карап тормыйча, түбәне чистартырга кирәк.
Әгәр милек хуҗасы фатирының балкон түбәсендә яки кондиционерда кар өеме һәм бозлар күрсә, бу хакта идарә итүче компаниягә хәбәр итәргә тиеш.
Бозбармакларны үзаллы сындырырга, карын алып ташларга ярамый – үзегезнең саулыкка һәм сезнең балкон астыннан үтеп барган кешеләргә зыян китерүегез бар.
Башкортстан Республикасы Торак һәм төзелеш күзәтүе буенча дәүләт комитетының белешмәләр хезмәте: +7 (347) 294-94-00.
Фото: leninskoe-slobodskoj-r43.gosweb.gosuslugi