Уйланырга урын бар
10 гыйнвар 2025, 05:27

Яшәү кыйммәтләнәме?

Яңа ел саен кыйммәтләнә инде ул, дияр күпләр. 

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Гадәттә, Яңа ел яңа законнар, кагыйдәләр һәм үзгәрешләр белән килә. 2025нче ел да калганнардан һич калышмый.

* 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме артты – хәзер ил буенча эш хакы аена 22 440 сум тәшкил итә. Безнең республикада ул, Урал коэффициенты исәбенә, Русия буенча уртачадан 15 процентка югарырак. Төгәл әйткәндә, Башкортстанда Яңа елдан минималь хезмәт хакы 25 806 сум тәшкил итә.

* Шулай ук яшәү минимумы 15 процентка артты. Русиядә төрле түләүләр, шул исәптән картлык буенча минималь пенсия күләме хезмәткә сәләтле кешенең яшәү минимумы күрсәткеченә бәйле. Быелдан ул күрсәткеч ил буенча уртача 17 733 сум тәшкил итә: эшкә яраклы халык өчен – 19 329 сум, балалар өчен – 17 201 сум, пенсионерлар өчен – 15 250 сум. Башкортстанда яшәү минимумы җан  башына 15 782 дип билгеләнгән: эшкә яраклы халык өчен – 17 202 сум, балалар өчен – 15 309 сум, пенсионерлар өчен – 13 573 сум.

* Социаль яклау чараларын билгеләүгә һәм бирүгә бердәм таләпләр кертелә: билгеләүләр социаль өлкәдә Бердәм цифрлы платформа һәм дәүләт мәгълүмат системалары белән ведомствоара хезмәттәшлек ярдәмендә электрон рәвештә гамәлгә ашырыла. Ташламага ия кеше үзенә тиешле түләүләрне һәм ташламаларны билгеләү өчен “Госуслуги” яки күпфункцияле үзәк аша мөрәҗәгать итә ала. Кайсыбер түләүләр гаризасыз да билгеләнә: мәсәлән, инвалидлык буенча пенсия, яшәү минимумына кадәр социаль түләү, картлык буенча социаль пенсия, туендыручысын югалту сәбәпле балаларга пенсия.

* Ипотекага торак сатып алу буенча барлык килешүләр ипотекачыларны яклау стандартына буйсына башлады. Әйтик, кредит оешмалары гражданнарга заем акчаларын бирүнең барлык шартларын аңлатырга һәм торак сатып алу өчен заемщикка нинди хәвефләргә әзер булырга кирклеге турында сөйләргә тиеш. Моннан тыш, килешү шартлары буенча кредит акчалары эскроу-счетларга салынмаса, мондый сделкалар тыела.

* 2025 елның 1 гыйнварыннан блогерның социаль челтәрләрдәге битендә язылучылар саны ун меңнән артса, ул махсус реестрга кертелергә тиеш, югыйсә анда реклама таратырга һәм финанслау буенча тәкъдимнәр урнаштырырга ярамый. Бу җаваплылыкны арттыру һәм Интернетта эшчәнлекне җайга салу өчен эшләнә.

Шулай ук Яңа елдан шактый гына штрафларның да күләмнәре артты. Канунны белмәү, җаваплылыктан коткармый, диләр. Шуңа алар белән вакытында танышып-кызыксынып тору мөһим. Ә бүгенге заманда – кызганычкамы, әллә яхшыгамы икән – законнар да, кагыйдәләр дә ай саен булмаса да, бик еш үзгәреп тора. Иң мөһиме – алар тормышны яхшырту ягына үзгәрсеннәр иде...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас